Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуслык тынычлыкка ышаныч тудыра

5 ноябрь көнне халык иҗаты йортында Халыклар дуслыгы йортының 10 еллыгына багышланган «Без бердәмлек һәм дуслык белән көчле» фестивале узды.

 

Керәшеннәр җәмгыяте идарәсе дә әлеге уңайдан уздырылган бәйрәм чарасында актив катнашты. Халык иҗаты йорты фойесында милли ризыклар, осталык дәресләре, күргәзмәләр тәкъдим ителгән иде. 

«Нариман керәшеннәре» вокаль коллективы җитәкчесе Ксения Федотова Гаилә елына багышланган «Туган нигез — ата-анам йорты» рәсемнәрен буяу буенча осталык дәресе уздырды. 

Тамашачылар алдында Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле, «Баш Чишмә» гаилә ансамбле һәм «Җиз кынгырау» яшьләр ансамбле чыгыш ясады. 

Керәшен җәмгыятенең мондый активлыгы, республика күләмендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендә зур уңышлар яулавы идарә җитәкчесе Тамара Баһаветдиновадан башка якты һәм нәтиҗәле булмас иде. Керәшеннәрне берләштереп, туплап торуда башлап йөрүче, һәр яклап ярдәм күрсәтүче Тамара Алексеевна бу бәйрәм көнендә Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Керәшен җәмгыятенең тормышында актив катнашкан тату яшьләребез Динара Фәтхуллина, Екатерина Володина Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев