Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дуслык бәйләнешләрен ныгыту юлында

28 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Төньяк-көнчыгыш зонасындагы җирле оешмаларның традицион ифтар мәҗлесе узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев җитәкчелегендә Түбән Камадан да бер төркем мөселман кардәшләребез катнашты.

Ифтар мәҗлесендә Түбән Кама хатын-кызлары /  Фото шәхси архивтан

Рамазан ае – ислам дине өчен иң изге һәм мәртәбәле ай. Бу ай гафу сорау, гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае буларак билгеле. Ифтар мәҗлесе – Рамазан ае вакытында мөселманнар өчен бик әһәмиятле һәм күркәм традиция. Бу мәҗлеснең төп асылы – бердәмлек, мәрхәмәтлелек һәм юмартлык. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясау гына түгел, ә шул ук вакытта үзара аралашу, җәмгыятьтә бер-береңә ярдәм кулы сузу мөмкинлеге дә тудыра.

Рамазанның үзенчәлекле фазыйләтләренә өстәп, бу ай туганлык һәм дуслык бәйләнешләрен ныгыту, кешеләрне бер табын артына җыю өчен дә бик уңай вакыт. Һәм шул рәвешле, безнең күпмилләтле җәмгыятебездә Рамазан ае туганнар, дуслар һәм танышлар арасында бердәмлекне арттыра.

Түбән Камадагы Җәмигъ мәчетендә һәр көнне 450 якын мөселман кардәшебез ифтарга җыела. Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек рухында узган бу мәҗлесләр милләттәшләребез арасында аралашу һәм яхшы гамәлләр кылу өчен мәйданчык булып тора. Әлеге матур традиция республикабызның башка шәһәрләре һәм авылларында да зур кызыксыну уята.

Яр Чаллыдагы ифтар мәҗлесендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, шәһәр мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов, шулай ук башка күп кенә җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре катнашты.

Чарада Васил Шәйхразыев, мөселманнарны сәламләп, Рамазан аенда ифтарларның актив рәвештә оештырылуы һәм милли йолаларның саклануы турында әйтте. «Рамазан ае – чистарыну ае. Татар халкы һәрвакыт тәртипле һәм тәрбияле булган. Бу айның фазыйләтләренә тугры калып, без Аллаһыга инанып, гаделлек белән яшәргә насыйп булсын», – диде ул.

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбәнов, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин вәгазьләр, догалар һәм үгет-нәсихәтләр белән ифтар мәҗлесен тагын да мәгънәле иттеләр. Аларның сөйләгән сүзләре һәр катнашучының күңеленә үтеп кереп, өмет, тәвәккәллек һәм иман көчләрен арттырды.

Ифтарга җыелган мөселманнар һәм кунаклар бердәмлек һәм дуслыкка нигезләнгән әдәпле, матур традицияләргә туры китереп, мәҗлесне тәмамладылар. Күчтәнәчләр һәм табын әзерләүдә ифтарга килгән һәркемнең тырышлыгы үзенчә зур булды. Рөстәм Мәҗитович күчтәнәч итеп зур итеп өелгән чәкчәк тапшырды, бу да татар халкының кунакчыллыгын һәм мәрхәмәтлелеген күрсәтте.

Әлеге мөбарәк Рамазан ае һәркемгә үз гамәлләрен аңлап, тәвәккәллек һәм мәрхәмәтлелек белән эш итәргә мөмкинлек бирде. Аллаһы Тәгалә барлык мөселманнарның уразаларын һәм догаларын кабул итсен. Һәрберебезгә хәерле һәм бәрәкәтле көннәр насыйп булсын. Изге гамәлләребезнең нәтиҗәсе һәрвакыт яхшы һәм мәгънәле булсын!

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев