Думада симерүдән интегүче кешеләргә спорт залына ташлама бирергә тәкъдим иттеләр
Симерү — бүгенге көндә медицинадагы төп проблемаларның берсе.
Симерүдән интегүче кешеләргә спорт залына абонемент алу өчен ташламалар бирергә кирәк. РФ Дәүләт Думасының Спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Симерү — бүгенге көндә медицинадагы төп проблемаларның берсе. Дөрес тукланмау һәм хәрәкәтсез тормыш алып бару аркасында аннан бик күп кеше интегә... Мин мондый кешеләргә спорт залына абонемент сатып алу өчен ташлама бирергә тәкъдим итәм», — дип аңлатты парламентарий позициясен.
Эш шунда ки, депутат сүзләренчә, физик активлык — артык авырлыктан котылуның нәтиҗәле алымнарыннан берсе, әмма күпләр абонемент бәясе кыйммәт булу сәбәпле спорт залына йөри алмый.
Хәмитов ачыклык керткәнчә, аның инициативасы хупланган һәм кабул ителгән очракта, кеше «үз поликлиникасыннан белешмә алып, спорт залына бара һәм абонементка ташлама ала алачак». Аның фикеренчә, ташлама күләме симерүнең дәрәҗәсенә карап аерылырга һәм оешма тарафыннан билгеләнергә мөмкин.
РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко элегрәк белдергәнчә, Россия халкының дүрттән бер өлеше симерүдән интегә. Профильле федераль министрлык мәгълүматлары буенча, бу ир-атларның — 20,6 проценты һәм хатын-кызларның 27,4 проценты дигән сүз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев