Думада коммуналь хезмәтләргә түләгәндә кемнәрнең субсидия алырга хокуклы булуын әйттеләр
Субсидияне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, күп функцияле үзәккә яки яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау бүлегенә гариза тапшырып алырга мөмкин.
Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия алу хокукына әлеге хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең гомуми кеременең билгеләнгән өлешеннән артып киткән РФ гражданнары ия, беренче чиратта бу — пенсионерлар, аз керемле, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовскийга сылтама белән хәбәр итә.
«Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия алу хокукына әлеге хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең гомуми кеременең билгеләнгән өлешеннән артып киткән Россия Федерациясе гражданнары ия. Алар торак милекчеләре дә, социаль найм килешүләре буенча фатир яллап торучылар да була ала. Беренче чиратта бу — пенсионерлар, аз керемле, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, шулай ук мохтаҗлык критерийларына туры килгән очракта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре», — диде Якубовский.
Парламентарий сүзләренчә, федераль норматив гаиләнең гомуми кеременең 22 процентын тәшкил итә, әгәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә факттагы чыгымнар аннан артып китсә, гражданин субсидия алырга хокуклы. «Субсидия күләме чыгымнар һәм төбәк нормативыннан чыгып, факттагы чыгымнар һәм рөхсәт ителгән өлеш арасындагы аерма буларак исәпләнә», — дип искәртте ул.
Якубовский билгеләп үткәнчә, субсидияне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, күп функцияле үзәккә яки яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау бүлегенә гариза тапшырып алырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев