Думада гаиләләргә һәр бала өчен ай саен 60 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр
Элегрәк Дәүләт Думасында бала карауга пособиенең прогрессив күләмен гамәлгә кертергә тәкъдим иттеләр.
Балага пособиене уртача хезмәт хакы күләменә карап түгел, ә гаиләнең балаларны карауга чыгымнарына карап билгеләргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га депутат, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров хәбәр итте.
Элегрәк Дәүләт Думасында бала карауга пособиенең прогрессив күләмен гамәлгә кертергә тәкъдим иттеләр. Ул түләү күләме икенче һәм аннан соңгы балалар туган саен артуны күздә тота. Инициатива нигезендә, беренче бала тугач пособиенең агымдагы күләме саклап калына (затның соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакының 40 проценты), икенче бала тугач 50 процент, өченче бала тугач 100 процент, дүртенчесе тугач 150 процент түләнә, дип яза РИА Новости.
«Пособие кирәк, ләкин аны уртача хезмәт хакына бәйләү дөрес түгел. Пособиеләрне гаиләнең балага чыгымнарына бәйләргә кирәк. Ягъни дәүләт гаиләнең балага чыгымнарын капларга, ә ата-аналарның хезмәт хакы әһәмияткә ия булмаска тиеш. Әйтик, бер балага чыгымнар 60 мең сум тәшкил итә. Гаиләдә бала туды — аена 60 мең сум бирергә кирәк. Димәк, әгәр гаиләдә ике бала икән, аена 120 мең сум бирелә», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәт хаклары төрле дәрәҗәдә була. Нәкъ менә шуңа күрә балага пособие күләмен уртача хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләү дөрес түгел.
«Бәлки, кеше олигархтыр. Аның гаиләсенең кереме 1 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин. Без 1 миллиардтан 30-40 процент түләргә тиеш булабызмы? Бу дөрес түгел», — дип йомгаклады Федоров.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев