Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Думада ана капиталын автомобиль сатып алуга тоту мөмкинлеген карарга тәкъдим итәләр

Депутатлар билгеләп үткәнчә, бүген машина бәяләре шактый югары һәм күп балалы, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең автомобильне мөстәкыйль рәвештә сатып алу мөмкинлеге юк диярлек.

Дәүләт Думасында күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ана капиталы акчасына автомобиль сатып алырга рөхсәт итү тәкъдиме белән чыктылар. Шул хактагы закон проектын бүген Россия парламентының түбән палатасына тапшырачаклар, дип яза «Российская газета».

Илнең кайбер төбәкләрендә (Бурятия Республикасы, Калининград һәм Ростов өлкәләре) ана капиталын автомобиль сатып алуга сарыф итә алсалар да, федераль дәрәҗәдә мондый мөмкинлек юк.

Депутатлар билгеләп үткәнчә, бүген машина бәяләре шактый югары һәм күп балалы, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең автомобильне мөстәкыйль рәвештә сатып алу мөмкинлеге юк диярлек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев