Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Думада 24 яшькә кадәр беренче бала тапкан өчен ана капиталын арттырырга тәкъдим итәләр

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова Премьер-министр Михаил Мишустинга хатын-кыз 24 яшькә кадәр бала тапкан очракта ана капиталын түләү күләмен 1 миллион сумга арттыру тәкъдиме белән рәсми мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Сездән, хөрмәтле Михаил Владимирович, хатын-кыз 24 яше тулганчы беренче баласын тапкан очракта ана капиталы күләмен 1 миллион сумга арттыру инициативасының максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм, — диелә документта.

Лантратова искәрткәнчә, 2024 ел ахырында Дәүләт Советы утырышында Президент Владимир Путин Россия хатын-кызларының уртача алганда 28-29 яшьтә әни булуына игътибар юнәлткән иде. Депутат фикеренчә, бу икенче һәм аннан соңгы балалар туу мөмкинлеген киметә.

Ул искәртеп үткәнчә, беренче бала дөньяга килгәннән соң күп кенә хатын-кызлар укуга, эшкә һәм һөнәри үсешкә кире кайтырга омтыла, бу чираттагы бала туу планнарын кичектерергә яки гаиләне мондый мөмкинлектән бөтенләй мәхрүм итәргә мөмкин.

Депутат шулай ук яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү илдә демографик вәзгыятькә уңай йогынты ясарга мөмкин дип билгеләп үтте: беренче сабыйның иртә дөньяга килүе шуннан соң балалар туу ихтималын арттыра һәм йөклелек, бала табу вакытында өзлегүләр барлыкка килү куркынычын киметә.

Ул инициативаны гамәлгә ашыру ана капиталы программасын адреслы итәргә ярдәм итәр һәм балаларның иртә тууына этәргеч булыр, бу исә демографик трендларны үзгәртергә мөмкин, дигән ышаныч белдерде.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев