Дума депутаты куркыныч токымлы этләрнең хуҗалары өчен лицензия кертергә тәкъдим итте
Ул гражданнарның иминлеге мәсьәләсе — закон чыгару эшендәге өстенлекләрнең берсе, дип өстәде.
Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов куркыныч токымлы этләрнең хуҗалары өчен мәҗбүри лицензия кертергә тәкъдим итте. Ул РФ табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козловка шул хактагы инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Тәкъдим нигезендә, лицензия алу өчен эт хуҗасының психик сәламәтлеген раслый торган психиатр биргән белешмә тәкъдим итәргә, шулай ук махсус имтихан узарга кирәк булачак.
«Потенциаль куркыныч токымлы этләрнең хуҗалары өчен гражданинның психик яктан сәламәт һәм хайванның үз-үзен тотышын контрольдә тотарга сәләтле икәнен раслый торган психиатр белешмәсе булуын күздә тоткан мәҗбүри лицензия кертергә кирәк дип саныйм», — диелә хатта.
Хәмитов фикеренчә, имтихан хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт буенча белемнәрне тикшерүне, дрессировка нигезләрен, эт хуҗасының җаваплылыгын һәм хайванны урамда йөртү кагыйдәләрен үз эченә алырга тиеш.
Депутат искәртеп үткәнчә, мондый чаралар иҗтимагый иминлекне арттыру һәм эт асрауга аңлы караш формалаштыруга юнәлдерелгән.
«Әлеге чаралар этләрнең хуҗаларына каршы түгел, ә тулаем җәмгыять иминлегенә юнәлдерелгән. Мондый эт алырга карар кылган кешенең аның өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстенә алырга әзер булуы мөһим», — диде Хәмитов.
Ул гражданнарның иминлеге мәсьәләсе — закон чыгару эшендәге өстенлекләрнең берсе, дип өстәде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев