Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дума балаларга энергетик саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф турында закон кабул итте

Закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Дәүләт Думасы энергетикларны балигъ булмаганнарга саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф салу турындагы законны хуплады. Бу хакта ТАСС яза.

Документны депутатлар узган елның декабрендә кертте, ә март аенда ул беренче укылыш узды. Хәзер төзәтмәләр Россия Административ хокук бозулар кодексын тулыландырачак.

Балаларга энергетик эчемлекләр саткан өчен гражданнарга 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 200 меңгә кадәр, ә юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Хокук бозуларны карау белән РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары шөгыльләнә, алар алкогольсез эчемлекләр сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра, ә полиция хокук бозуны ачыклаганда хокук бозучыларны җаваплылыкка тарта ала.

Закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев