Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дума ата-аналарга 1 сентябрь алдыннан түләүләр бирү турында закон проекты әзерләде

Хәзерге вакытта илдә яшәү минимумы 17 773 сум тәшкил итә.

Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укучыларының ата-аналарының берсенә ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан түләү бирүне күздә тотучы закон проекты әзерләгән. Түләү күләмен яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителгән. Хөкүмәткә бәяләмәгә җибәрелгән документ ТАСС карамагында бар.

Инициативаның авторлары — төрле фракцияләрдән депутатлар. Бу Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов, гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина, палатаның гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты башлыгы Яна Лантратова.

«РФ территориясендә яшәүче 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның (балага агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган очракта) Россия Федерациясе гражданлыгы булган ата-аналарының (уллыкка алучыларның, опекуннарның, попечительләрнең) берсе, шулай ук РФ гражданлыгы булган һәм төп гомуми белем бирү программалары нигезендә белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар яисә аларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) берсе елга бер тапкыр уку елы башланыр алдыннан акчалата түләү ала ала», — диелә закон проекты текстында.

Хәзерге вакытта илдә яшәү минимумы 17 773 сум тәшкил итә. Хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы 19 329 сум, пенсионерлар өчен 15 250 сум, балалар өчен 17 201 сум. Инициатива авторлары бу сумманы гаиләдәге һәр укучыга түләргә тәкъдим итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев