«Дөньяда иң изге һөнәрне сайладым»
Мин 1934 елда дөньяга килгәнмен. Сугыш чоры баласы. Балачак елларым илебез өчен иң авыр чорларга туры килде.
Фотода: Суфиян Минһаҗев / Фото шәхси архивтан
Сугыш алды, сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор – болар барысы да ачлы-туклы, кытлык, ялангачлык белән истә калды.
Кием-салым җитмәде, кайчак аякка чабата киеп йөрергә туры килде. Әмма әти-әниебез, гади колхозчы-игенчеләр булсалар да, безне сабыр, тырыш, намуслы, кешелекле итеп үстерергә тырыштылар. Әти-әнием 25 сутый җиргә бәрәңге утыртып, дәүләткә, фронтка ит, сөт, йомырка тапшырдылар, көнне төнгә ялгап колхозда эшләделәр. Ул елларда балаларга да кыенга туры килде. Ләкин нәкъ менә шул чор мине чыныктырды, ирегет итеп формалаштырды. Кыенлыкларга карамастан, без бирешмәдек, киләчәккә өмет белән яшәдек.
Мин балачактан ук эшкә өйрәнеп үстем, хезмәтнең кадерен белдем. Мәктәп еллары да җиңел булмады, әмма белемгә омтылыш көчле иде. Авырлыклар мине сындырмады, киресенчә, кеше булырга, җәмгыятькә файдалы шәхес булып үсәргә этәрде.
Күңелемдә балачактан ук бер изге хыял яшәде – укытучы булу. Шуңа күрә белем алуга, үз-үземне камилләштерүгә бөтен көчемне бирдем. Кешеләргә, бигрәк тә балаларга, белем һәм тәрбия бирүне мин тормышымның төп максаты итеп сайладым.
Педагогик хезмәт юлым 1953 елда башланды. Мәктәп ишеген яшь укытучы булып атлап керүемне бүген дә зур дулкынлану белән искә алам. Коллектив мине җылы кабул итте, тәҗрибәле остазлардан күп нәрсәгә өйрәндем. Бу һөнәр минем өчен чын мәгънәсендә бәйрәм иде – мин үз урынымны таптым.
18 яшем тулгач, хәрби хезмәткә чакырылу да тормышымның мөһим бер баскычы булды. Военкоматта комиссия үтү җиңел булмаса да, армия хезмәтен мин изге бурыч дип санадым. Сержант званиесе алдым, взвод командиры ярдәмчесе булдым. Хәрби тәртип, дисциплина, сабырлык мине тагын да ныгытты. Берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килде килүен. Әмма мине язмыш саклады дип уйлыйм: авылдан чыккан укытучы егет киләчәктә әле балалар укытырга, кешеләргә файдалы булырга тиеш иде, күрәсең.
Армиядә калу тәкъдиме булса да, мин үз хыялымнан баш тартмадым. Укытучылык юлын сайладым һәм аңа гомерем буе тугры калырга карар иттем.
1965 елның март аенда мин Түбән Кама шәһәренә килеп урнаштым. Хезмәт юлымны 1 нче колония каршындагы кичке 3 нче мәктәптә директор ярдәмчесе – укыту бүлеге мөдире буларак башладым. Соңрак шул ук мәктәпнең директоры булып эшләдем. Бу чор гомуми 40 елдан артык вакытны үз эченә алды. Аннары 5 нче татар-рус мәктәбендә директор, 1988 елдан яңадан 3 нче кичке мәктәп директоры булып 2000 елга кадәр хезмәт иттем. Соңгы елларда тарих һәм җәмгыять белеме укыттым, бу эшемне 2011 елга кадәр дәвам иттем.
Төп эшем белән беррәттән, мин һәрвакыт җәмәгать эшләрендә актив катнашырга тырыштым. Телебез, милләтебез язмышы, яшь буынга дөрес тәрбия бирү мәсьәләләре мине һәрчак борчыды. Шуңа күрә газета битләрендә гаилә кыйммәтләренә багышланган мәкаләләр яза башладым. Гаилә учагын саклау темасына багышланган ике китабым дөнья күреп, китапханәләргә таратылды.
Мин – РСФСРның мәгариф отличнигы, сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны, Түбән Кама аксакаллар шурасының иң өлкән әгъзасы. Күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә минем 90 яшьлек юбилеема багышланган кичә узды. Шәһәр һәм район җитәкчелегенә, аксакаллар шурасы әгъзаларына бу истәлекле чара өчен зур рәхмәтемне белдерәм.
Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Чөнки дөньяда иң изге, иң гадел һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен сайлап, аңа гомерем буе хыянәт итмәдем.
Тормышымда бер генә китек бар: 54 ел буе пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән тормыш иптәшем 2011 елда бакыйлыкка күчте. Аның белән ирешелгән уңышларны чәй өстәле артында сөйләшеп утырырга инде язмаган. Урыны оҗмахта булсын. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән без аны һәрвакыт сагынып, якты истәлекләр белән искә алабыз.
Гомер юлыма борылып карап, мин тагын бер кат шуңа инанам: укытучы булу – язмышым, ә халкыма хезмәт итү – тормышымның мәгънәсе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев