Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дога — бәндәдән, җавап — Раббыдан

Дога бер яктан иң бөек гыйбадәтләрдән саналса да, шул ук вакытта ул иң җиңел гыйбадәт булып тора.

Дога — бәндәдән, җавап — Раббыдан 
Аллаһ бәндәләрен дога кылырга чакырганда, доганың олуг гыйбадәт икәнен әйтү белән генә чикләнмичә, безнең ихлас догаларыбызга Аның хозурыннан жавап булачагын да вәгъдә итә. Кайвакыт бәндәләр Раббыларын онытып жибәрсәләр дә, Аллаһ Үз рәхмәте һәм Кодрәте белән безгә бик якын. Ул безнен догаларыбызга жавап бирә, өметләребезне аклый, моң-зарларыбызны тыңлый, сораган хаҗәтләребезне бирә.

«Әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сорашсалар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына жавап бирәм. Алар да Миңа җавап бирсеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шул вакытта туры юлда булырлар» («Сыер», 186). 

Дога — иң җиңел гыйбадәт 
Дога бер яктан иң бөек гыйбадәтләрдән саналса да, шул ук вакытта ул иң җиңел гыйбадәт булып тора. Кеше Аллаһының әмерләренә буйсынып, тыйганнарыннан тыелып, Раббысына никадәр якынаерга тырышса, Ул аның догаларын шулкадәр кабул итәр. Бу хакта Әбү Һөрәйра пәйгамбәребездән Кодси хәдис тапшыра: «Аллаһ Тәгалә әйтте: «Кем минем дустым белән дошманлашса, Мин аңа каршы сугыш игълан итәм. Бәндәм Миңа якыная торган нәрсәләрнең дә Минем өчен иң сөеклесе аңа йөкләгән фарызларым аша. Бәндәм Миңа өстәмә-нәфел гамәлләр белән дә якынаюын дәвам итәр, ахыр чиктә Мин аны ярата башлыйм. Әгәр аны яратсам, аның ишеткән колагы, күргән күзе, алучы кулы, атлаган аягы булырмын. Әгәр Миннән сораса, сораганын бирермен, Минем саклавымны үтенсә, һичшиксез саклармын». (Бохари риваяте). 

Аллаһының сөекле бәндәләренен колагы, күзе, кулы һәм аягы булырмын, дигән сүзе: ул кешегә якын булып, аңа ярдәм итеп, аны һәрвакыт саклармын дигән мәгънәне аңлата. 

Кемнәрнең догалары кабул була? 
Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә догалар кабул була торган вакытлар, халәтләр белән бергә, догалары кабул була торган кешеләр турында да хәбәрләр килә. Кешеләр арасында догасы аеруча өстен һәм кабуллыкка якын булган шәхесләр бар. Алар ураза тотучының, юлчының, ата-ананың баласы өчен кылган догасы һәм рәнҗетелгән кешенең догасы... 

Әнәс ибн Мәлик пәйгамбәребезнең шушы хәдисен тапшыра: «Өч кешенең догасы кире кайтарылмас: ата-ана догасы, руза тотучының догасы һәм мосафирның догасы» (Бәйхакый риваятендәге «сахих» хәдис). 

Әбү Һөрайра тапшырган хәдистә Аллаһының илчесе әйтте: «Өч догага һичшиксез җавап бирелер: рәнҗетелгәннең догасы, юлчының догасы һәм атаның баласы өчен кылган догасы» (Тирмизи, Әбү Даут һәм Ибн Мәҗәһ риваятьләре). 

Догаларыбыз кабул була торган вакытлар һәм халәтләр 
Аллаһ Тәгалә безне һәрвакыт дога кылып яшәргә чакырды. Үзенең безгә булган рәхмәте һәм юмартлыгы белән догаларыбызның жавабын да вәгъдә кылды. Моннан тыш, дога кылу өчен фазыйләтле урыннар, аеруча өстен булган вакытлар билгеләде. Доганың тәртипләрен, әдәпләрен булдырды. Кешеләр никадәр шушы әдәпләрне үтәсәләр, фазыйлатле вакытларны һәм урыннарны истә тотсалар, шулкадәр догаларының кабул булу ихтималы зур булыр. 

Дога өчен иң хәерле вакыт — сәхәр вакыты, ягъни төннең ахыргы, өченче өлеше. Әүвәлге мөселманнар бу вакытның кадерен белделәр, сәхәр вакытларында күбрәк догалар кылырга, тәүбә-истигъфарда булырга тырыштылар. 

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәм, (Аллаһ аңа рәхимле булсын), Басра шәһәренең базары буйлап бара иде. Шулвакытта аның янына кешеләр җыелдылар һәм әйттеләр: «Әй Әбү Исхак! Ни өчен безнең догаларыбыз кабул булмый?» Ул: «Чөнки сезнең йөрәкләрегез ун нәрсә аркасында үлгән», — дип җавап бирде. Кешеләр: «Нәрсә соң ул ун нәрсә?» — дип сорады. Ул әйтте: 

1. Сез Аллаһны таныдыгыз, ләкин Аның хакын үтәмәдегез. 
2. Сез Аллаһның илчесе Мөхәммәдне яратабыз дип әйттегез, ләкин аның сөннәтен калдырдыгыз. 
3. Коръәнне укыдыгыз, ләкин аның буенча гамәл кылмадыгыз. 
4. Аллаһның нигъмәтләрен ашадыгыз, ләкин алар өчен шөкер итмәдегез. 
5. Шайтан сезнең дошманыгыз дип әйттегез, ләкин аның белән дус булдыгыз. 
6. Җәннәт хак дип әйттегез, ләкин аңа керү өчен тырышмадыгыз. 
7. Җәһәннәм хак дип әйттегез, ләкин аннан качмадыгыз. 
8. Үлем хак дип әйттегез, ләкин аңа әзерләнмәдегез. 

Хәрамнан сакланыгыз
Дога кылганда рөхсәт ителгән, нәрсәләрне генә сорарга кирәк (Аллаһ тыйган, ягъни хәрам булган нәрсәне өмет итеп дога кылу катгый тыела). Әйтик, хәзер күпләр ниндидер максатка ирешәм дип процентлы бурыч ала яки киресенчә — процент билгеләп әҗәткә акча бирә, ягъни рибага керешә. Ә ислам дине буенча риба — катгый тыелган хәрам гамәл. Галимнәр аңлатканча, һәр кешенең ризыгы, милке, ул ия булачак әйберләре тәкъдирләнгән һәм үзенә насыйп булганга барыбер ирешәчәк, ә риба белән Аллаһ тәкъдиренә иман китермәгән кешеләр генә шөгыльләнә... Шулай итеп, догаларыбызда «шушы аз процентлы кредитны алырга ярдәм итсәң иде» кебек үтенечләр белән Аллаһка мөрәҗәгать итү ярамый. Коръәндә китерелгән «Раббәнә» догасында Аллаһы Тәгалә Үзенә болай мөрәҗәгать итәргә өйрәтә: «Йә Раббыбыз, безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык кына бир һәм безне ут газабыннан сакла» (2: 201).

Дога кабул булсын өчен тыелган ризык ашамаска, хәрам эчемлекләр эчмәскә, хәрам кәсеп белән шөгыльләнмәскә кирәк. Әгәр туачак баланың әтисе аракы эчсә, яхшы геннар да бозылып үзгәрә, әнисе хәрам ризык ашаса, баласының тәне шул хәрамнан туплана. Хәрамнан җыелган гәүдә исә киләчәктә хәрам нәрсәләрне эзләп, хәрам гамәлләр кылудан тәм табачак, ә әтиәнисе: «Нигә бу бала мондый булды икән, без бит аны начарлыкка өйрәтмәдек...», — дип, аптырап кайгырачак, үзләренчә бала хакына дип дога да кылачак, әмма бу дога кабул ителерме һәм баланы шайтан ятьмәсеннән коткарып булырмы? Иншә Аллаһ, ләкин моның өчен бик тә, бик тә ихласлы, елыйелый дога кылырга кирәк.

Йосыф Дәүләтшин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев