Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Добрый» позывнойлы сугышчы: «Минеке шикелле авыр яра алган кешеләрнең 90 проценты исән калмый»

Ул махсус хәрби операция зонасында менә инде ике елга якын хезмәт итә.

Газетабыз битләрендә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче түбәнкамалылар турында язмалар бирүебезне дәвам итәбез. Бу юлы сүз «Добрый» позывнойлы сугышчы турында барачак. 

Ул махсус хәрби операция зонасында менә инде ике елга якын хезмәт итә. Шул вакыт эчендә бик күп авылларны азат итәргә, әсирләрне алырга өлгергән һәм батырлыгы өчен берничә бүләккә лаек булган. Әлбәттә, яраланырга да туры килгән... 

22 апрель көнен ул әле хәзер дә аеруча зур дулкынлану белән искә ала. Бәрелешләр вакытында снаряд кыйпылчыклары тиеп, аның аягы нык яралана. Күп кан югалта. Сугыш кырыннан үзе генә чыга алмый. Ярый сугышчан иптәшләре ярдәмгә ашыга.

«Иң куркынычы — минем артериягә кыйпылчык тиеп, аннан кан сиптереп ага башлады. Ярый янымда медик, минем яхшы дустым, шулай ук мобилизацияләнгән солдат бар иде. Гомерем кыл өстендә калган, шул вакытта ул мине коткарды, яраларымны яхшылап бәйләде, гемостатикны дөрес куйды. Гадәттә, минеке шикелле авыр яра алган кешеләрнең 90 проценты исән калмый. Мин хезмәттәшемә гомерем белән бурычлы. Рәхмәт аңа», — ди «Добрый». 

5 нче майга кадәр «Добрый» хәтта аягына да баса алмаган. Хезмәттәшләре бөтен көчләре белән, дроннар һөҗүме һәм пулялар яңгыры астында аңа булышканнар, азык-төлек һәм су эзләгәннәр. Ул, бераз хәл кергәч, авыртуны баса торган дарулар кулланып, жгутлар һәм бинтларда белән уралган хәлдә, егетләр белән бергәләп, вакытлы дислокация пункты ягына юнәлә. 

Алар 4 чакрым юлны 3 көн буе үтәләр. Аннан "Добрый«ны Донецкидагы госпитальгә озатканнар. Беренче мөмкинлек тууга ук, ул өенә шалтыраткан. Моңа кадәр туганнары 34 көн дәвамында аның кайда икәнен белмәгәннәр дә. 

«Мине ярты шәһәр эзләгән. Хәтта эзләп, Донецк шәһәренә килгән кешене дә беләм. Мин югалгач, барысы да курыккан, әлбәттә. Әнием белән кызым аеруча борчылган. Аңардан, гомумән, 300 гә якын хәбәр бар иде. Соңыннан миңа телефонымны биргәч, ачтым, хәбәрләр диңгез кебек иде. Мин беренче чиратта, иң якыннарыма — әниемә, кызыма һәм бер туган апама шалтыраттым», — дип уртаклашты сугышчы. 

«Добрый» махсус операция зонасына 2022 елның октябрендә киткән. Бу вакыт эчендә ул шәһәрләрнең ничек тиз торгызылуын һәм халыкның гадәти тормышка кайтуын күрергә өлгерә. Бу зур шатлык — базардан помидор һәм кыяр сатып алу, балаларның велосипедта һәм самокатларда йөрүләрен күрү, сәүдә үзәгенә керү — болар барысы да бик зур шатлык бит, ди ул... 

Хәзер ир-ат яралану буенча ялда. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, монда — туган җирдә, хәрбиләргә хәтта таныш булмаган кешеләр дә ярдәм итә. «Добрый» Казан госпиталендә артериядән кыйпылчыкны чыгарырлар дип өметләнә. Ә инде 14 августта түбәнкамалы кабат алгы сызыкка кайтырга планлаштыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев