Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Диетолог куллануны чикләргә кирәк булган ризыкларны атады

Диетолог һәм эндокринолог туклану буенча киңәшләр бирде.

Диетолог һәм эндокринолог Альбина Комиссарова рационда шикәр өстәлгән продуктларны һәм эшкәртелгән итне чикләргә, ә алкогольне бөтенләй кулланмаска киңәш итә. Бу хакта РИА Новости яза.

«Рационда чикләнергә тиешле продуктлар бар. Мисал өчен, бу шикәр кушылган ризыклар, ягъни составында шикәр, бал, төрле сироплар булган продуктлар. Гомуми рацион белән чагыштырганда аларның калориялелеге 50 проценттан артмаска тиеш», — дип сөйләде Комиссарова.

Ул шулай ук эшкәртелгән ит продуктлары — сосиска, колбаса, бекон һәм башкаларны куллануны чикләргә кирәклеген билгеләп үтте. Гомумән алганда, эшкәртелгән продуктларны, фаст-фудны, туңдырылган продуктларны ашауны киметергә киңәш ителә.

«Алкогольне рационнан бөтенләй алу яхшырак, чөнки алкогольнең зарарсыз дозасы юк», — диде табиб.

Комиссарова сүзләренчә, гомумән, «начар» һәм «яхшы» продуктлар юк. Рационнан төгәл кайсыдыр ризыкны алу ихтыяҗы уйдырма булып тора, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев