Депутатлар пенсионерларга каршы мошенниклык өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте
Закон проектының инициаторлары — Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары.
Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнарның банк счетларыннан яки электрон акча янчыкларыннан акча урлауга юнәлдерелгән мошенниклык гамәлләре кылуны авырайта торган шарт дип санарга тәкъдим иткән закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Закон проектының инициаторлары — Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары.
Аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, әлеге проект, олы яшьтәге гражданнарга карата мондый җинаятьләр кылганда авырайта торган билге өстәп, РФ Җинаять кодексының 158, 159.3 һәм 159.6 маддәләренә үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Авторлар статистикага игътибар юнәлтә: 2024 елда мошенниклыктан зыян күрүчеләрнең 20 процентын 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар тәшкил иткән. Билгеләп үтелгәнчә, җинаятьчеләр корбаннарына басым ясау, куркыту, кайгырту иллюзиясе һәм ялган вәгъдәләр аша йогынты ясап, яңа схемалар эшләүне дәвам итә.
Закон проектын кабул итү олы яшьтәгеләрне яклау системасын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге гражданнардан акча урларга ниятләгән җинаятьчеләр өчен тоткарлаучы фактор булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев