Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Депутат хатын-кызларны декретка беренче триместрдан җибәрергә тәкъдим итте

Хәзер Россия хатын-кызлары йөклелек һәм бала табу буенча ялга 30 нчы атнада гына китәргә хокуклы.

Хөкүмәткә Россия хатын-кызларын беренче триместрдан ук декретка җибәрү турындагы идеяне карарга кирәк иде. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая белдерде.

«Йөклелекнең беренче атналары физиология буенча бик катлаулы һәм дөрес карар кабул итү өчен бик мөһим. Шуңа күрә декретны, беренче триместрдан башлап бирү дөрес булыр иде. Яисә булачак әниләргә йөклелек вакытында, билгеле бер атналарны сайлап, декрет ялы бирергә мөмкин», — диде Буцкая «Абзац» белән әңгәмәдә.

Парламентарий өстәп әйткәнчә, йөкле хатын-кызлар беренче атналарда ук декрет ялына китү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, бу чорны максималь тыныч үткәрү өчен кирәк.

Хәзер Россия хатын-кызлары йөклелек һәм бала табу буенча ялга 30 нчы атнада гына китәргә хокуклы. Күп балалы йөклелек вакытында — 28 нче атнада.

Ял акушер-гинеколог бирә торган эшкә яраксызлык кәгазе нигезендә рәсмиләштерелә. Гадәти йөклелек вакытында ял вакыты 140 календарь көне тәшкил итә. Ул тәмамланганнан соң хатын-кыз бала карау буенча ялны ул өч яшькә җиткәнче дәвам итә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев