Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Депутат бер ел эчендә максималь пенсия балларын ничек алырга икәнен аңлатты

Ул ачыклык керткәнчә, иминият пенсиясе күләме индивидуаль пенсия баллары санына турыдан-туры бәйле.

Россиялеләрнең рәсми хезмәт хакы аена 230 мең сумнан да ким тәшкил итмәгән очракта салымнарны чигергәнче бер ел эчендә пенсия балларының максималь күләмен (10) алу мөмкинлеге бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы депутат Анатолий Никитинның сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул ачыклык керткәнчә, иминият пенсиясе күләме индивидуаль пенсия баллары санына турыдан-туры бәйле. Алар максимум булсын өчен, елына 2,76 миллион сум хезмәт хакы алырга кирәк — нәкъ менә шул сумма 2025 елда иминият взносларын исәпләү өчен максималь база булып тора.

Шул ук вакытта Никитин искәртеп үткәнчә, хәтта тагын да югарырак рәсми керем алганда да пенсия баллары күләме артмаячак — 10 балл соңгы чик булып кала.

Депутат 30 еллык стажга ия һәм аена 230 мең сумнан югарырак хезмәт хакы алган кешенең 2025 елда пенсиягә чыгуын мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, өстәмә ташламалар булмаса түләүнең күләме якынча 53 мең сум тәшкил итәчәк.

Никитин билгеләп үткәнчә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына алдан ук акча кертсәң, ирекле иминиятләштерү программасына кушылсаң яки пенсиягә чыгуны кичектереп торсаң булачак пенсияне арттырырга мөмкин. Моннан тыш, кирәк булганда тупланмалар стратегиясенә төзәтмә кертү өчен, ул Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинет аша җыелган баллар санын даими тикшереп торырга киңәш итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев