Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Депутат 8 июльне күп балалы ата-аналар өчен ял көне итәргә тәкъдим итте

Депутат сүзләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеге зыян күрмәячәк.

Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен күп балалы ата-аналар өчен ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисе Хезмәт һәм социаль яклау министрына мөрәҗәгатендә аларга гаиләләрдән шундый үтенеч белән мөрәҗәгатьләр килә дип белдерә. Аның фикеренчә, мондый карар Гаилә елында дәүләтнең күп балалы гаиләләр турында кайгыртуын күрсәтәчәк.

Депутат сүзләренчә, хезмәт җитештерүчәнлеге зыян күрмәячәк, чөнки күп балалы аналарның күбесе эшләми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев