Дәүләт хезмәтләре порталында салым чигерүен рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде
Моннан тыш, сервис салым чигерүенең нинди төренә дәгъва итә алуны аңларга ярдәм итә.
Россия гражданнары хәзер федераль дәүләт хезмәтләре порталында, чит сервисларга күчмичә, салым чигерүен рәсмиләштерә ала. Бу хакта журналистларга РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Дәүләт системаларында булган шәхси мәгълүматлар автомат рәвештә кертелә», — дип аңлата ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Яңа сервис салым чигерүен рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә, шулай ук салым декларацияләрен тутыру буенча хезмәт күрсәтә торган шикле оешмаларга шәхси мәгълүматларны тапшыру куркынычын киметергә мөмкинлек бирә, дип ачыклык керттеләр вице-премьер аппаратында.
Моннан тыш, сервис салым чигерүенең нинди төренә дәгъва итә алуны аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, дәвалануга, белем алуга, спортка чыгымнар булганда, РФ гражданины социаль салым чигерүен сорап мөрәҗәгать итә ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев