Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында законнар санын чикләргә тәкъдим иттеләр

Аларның санын акрынлап һәм эзлекле рәвештә кыскартырга кирәк.

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров законнар санын киметергә тәкъдим итте.

«Законнар саны чикләнергә тиеш. Аларның санын акрынлап һәм эзлекле рәвештә кыскартырга кирәк. Иң яхшысы шул: законнар саны барлык гражданнар белә, ятлый һәм аңлый алырлык булырга тиеш», — диде ул «Татар-информ»га.

Парламентарий ассызыклаганча, илдә 4 мең закон гамәлдә булган очракта аларның бөтенесен аңлап бетереп булмый.

«Миңа калса, безгә законнарны арттырырга кирәкми. Закон аннан башка мөмкин булмаган очракта гына кабул ителергә тиеш. Ә аны һәр нечкәлегенә кадәр детальләштерү дөрес алым түгел, бу җәмгыятьтә әхлакый климатны начарайта», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Федоров билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар күп булу сәбәпле кешеләр аларны начаррак белә һәм, нәтиҗә буларак, боза башлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев