Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында куркыныч эт токымнары исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Инициатива нигезендә, балалар, исерек хәлдәге яки наркотик кулланган гражданнар, шулай ук эшкә сәләтсез дип танылган затларга зур этләрне урамда йөртүне тыярга мөмкиннәр.

Дәүләт Думасы депутатларының фракцияара төркеме куркыныч эт токымнары исемлеген киңәйтүгә һәм хайваннарны урамда йөртү кагыйдәләрен катгыйландыруга юнәлдерелгән закон проектына төзәтмәләр әзерләде. Бу хакта «Известия» газетасы документ текстына сылтама белән хәбәр итә.

Инициатива нигезендә, балалар, исерек хәлдәге яки наркотик кулланган гражданнар, шулай ук эшкә сәләтсез дип танылган затларга зур этләрне урамда йөртүне тыярга мөмкиннәр.

Газета язуынча, сентябрьдә Дәүләт Думасы 16 яшькә кадәрге балаларга һәм исерек хәлдәге кешеләргә куркыныч этләрне урамда йөртүне тыя торган закон проектын беренче укылышта хуплады. Министрлар Кабинеты документны эшләп бетерергә киңәш итте, этләрнең билгеле бер токымнары гына түгел, ә физик яктан көчле теләсә нинди зур хайваннар да куркыныч тудыра ала, дип билгеләп үтте.

Яңартылган тәкъдимнәрдә потенциаль куркыныч токымнар исемлеген ротвейлерлар, алабайлар, немец овчаркалары, хаскилар, доберманнар һәм бультерьерлар белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Тикшерелә торган вариантларның берсе куркыныч этләрне буе буенча (җилкә калкымы 30 яки 40 сантиметрдан артык) билгеләүне күздә тота.

Проект нигезендә, 14 яшьтән кечерәк балаларга буе — 30 сантиметрдан, ә 14-16 яшьлек үсмерләргә 40 сантиметрдан артыграк хайваннарны урамда йөртү тыелырга мөмкин. Исерек хәлдәге һәм эшкә сәләтсез гражданнар өчен дә шундый ук чикләүләр кертергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, депутатлар Административ хокук бозулар кодексына яңа кагыйдәләрне бозган өчен штраф кертүне күздә тоткан төзәтмәләр әзерли. Санкцияләр күләме закон проектының икенче укылышында билгеләнәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев