Дәүләт Думасында якын арада кемнәрнең пенсияләре артачагы турында сөйләделәр
Агымдагы елның 1 апреленнән россиялеләр 14,75 процентка индексацияләнгән социаль пенсия ала башлаган.
Эшләүче пенсионерларга пенсияләрен августтан арттырачаклар, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта ул «Лента.ру» га сөйләгән, дип яза РИА Новости
«1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре алдагы 2024 елда алган балларга бәйле чираттагы мәртәбә арттырылачак», – дип хәбәр итте депутат.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2025 елның октябреннән хәрби пенсионерлар өчен пенсияләр 4,5 процентка артачак.
Агымдагы елның 1 апреленнән россиялеләр 14,75 процентка индексацияләнгән социаль пенсия ала башлаган. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков билгеләп үткәнчә, бу 4,2 миллион кешенең керемнәрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев