Дәүләт Думасында якшәмбе көннәрендә алкоголь сатуны тыюны кертергә тәкъдим иттеләр
Депутат үз закон проектын «Гаилә һәм бәхет көне» дип атарга тәкъдим итте.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов ял көнендә — якшәмбе көнне алкоголь продукциясен сатуны тыю турындагы закон проектын әзерләде. Документны парламентарий Телеграм-каналында куйды.
Депутат үзгәрешне «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында» гы законга кертергә тели.
Документка аңлатма язуында соңгы елларда Россиядә алкоголь продукциясен сату һәм куллану арта дип әйтелә. Шуңа бәйле рәвештә инициатива авторы үзенә уңай тоелган Вологда өлкәсе һәм Бурятия тәҗрибәсенә күрсәтә, анда 1 марттан алкоголь сату чикләнгән (Вологдада эш көннәрендә спиртлы эчемлекләрне ике сәгать эчендә генә сатып алырга мөмкин, 12.00-14.00 сәгатьләрдә).
Депутат үз закон проектын «Гаилә һәм бәхет көне» дип атарга тәкъдим итте. Свинцов фикеренчә, яраткан кешең яки бөтен гаилә белән атна саен бер көн алкогольсез уздыру туучылар санын сизелерлек арттырырга һәм алкогольгә каршы көрәшкә көчле этәргеч булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев