Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында аллергикларны читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иттеләр

Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертелде.

ЛДПР фракциясе депутатлары, партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрне сезонлы аллергия чорында читтән торып эшләргә күчерергә тәкъдим иттеләр. Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертелде, дип яза «Татар-информ».

Читтән торып эшләүгә күчерү өчен табибтан тиешле күрсәтмә булырга тиеш, дип саный инициатива авторлары. Шулай ук парламентарийлар аллергикларга авыруның сезонлы кискенләшүе вакытында ел саен өстенлекле тәртиптә түләүле отпуск бирергә тәкъдим итә.

«Күп кешеләр өчен сезонлы аллергия — сынау. Шуңа күрә без хезмәткәргә мондый аллергия чорында эш бирүче карары белән читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә торган закон проектын эшләдек. Бу сезон бер ай яки ай ярым дәвам итәргә мөмкин, ә бәлки ике атна. Барысы да кешенең аллергиясе нәрсәгә бәйле булуыннан тора. Кеше өчен бу зур плюс, чөнки ул аллергеннар белән актив элемтәдә булмаячак», — дип сөйләде РИА Новости ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев