Дәүләт Думасында 2026 елның кайсы аенда эш көннәре иң аз булачагын искәрттеләр
Киләсе елда россиялеләрне барлыгы 247 эш көне, 118 ял һәм бәйрәм көн көтә.
2026 елда Россиядә иң аз эш көннәре гыйнвар аенда булачак. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
«Иң аз эш көннәре гыйнвар аенда булачак, чөнки Яңа елда 12 гыйнварда гына эшкә чыгабыз, ә гыйнварда эш көннәре саны нибары 15 көн тәшкил итәчәк», — дип аңлатты парламентарий.
Киләсе елда россиялеләрне барлыгы 247 эш көне, 118 ял һәм бәйрәм көн көтә. Депутат сүзләренчә, 28 көнлек түләүле ялны исәпкә алып, РФ халкы ял итүгә караганда 101 көн генә күбрәк эшләячәк.
Бессараб шулай ук яллар графигының ел тәмамланганчы ике атнадан да соңга калмыйча формалашуын искәртте.
Төбәкләрдә җитештерү календарьлары гомумроссия календареннан аерылырга мөмкин, чөнки Федерация субъектларының үз бәйрәм көннәре бар. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы быел ноябрь аенда татарстанлыларны кыска эш атнасы көтүе хакында хәбәр иткән иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев