Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасына педагогларга вакытыннан алда пенсия турында закон проекты кертеләчәк

Бу хакта РИА Новости яза.

ЛДПР фракциясе депутатлары дүшәмбе көнне Дәүләт Думасына урта һөнәри белем бирү педагогларына вакытыннан алда пенсия турында закон проектын кертәчәк, диде РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы, ЛДПРдан депутат Ярослав Нилов. Бу хакта РИА Новости яза.

Хәзер гамәлдә булган закон балалар өчен оешмаларда педагогик эшчәнлек алып барган 25 елдан да ким булмаган кешеләргә вакытыннан алда пенсия тәэмин итү хокукы бирә.

Закон проектының инициаторлары аңлатуынча, 2002 елда элеккеге кагыйдәләр расланганнан соң, гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучыларның урта һөнәри белем бирү оешмаларына керүчеләрнең яше 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң артты. Бу һөнәри училищеларда һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 18 яшькә кадәрге балаларның процент санын киметүгә китергән. Нәтиҗәдә, әлеге һөнәри белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре педагогик стажның кирәкле дәвамлылыгын эшләми һәм вакытыннан алда пенсия тәэмин итү хокукын ала алмый, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев