Дәүләт Думасы рөхсәт ителгән исемнәр исемлеген формалаштыру принципларын әзерли
Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән исемнәр исемлеген формалаштыру принциплары әзерләнә.
Дәүләт Думасы балаларны теркәгәндә стандарт булмаган исемнәр куллануны чикләүче закон проекты буенча эшне дәвам итә. Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән исемнәр исемлеген формалаштыру принциплары әзерләнә. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау, аталар, аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ТАСС агентлыгына биргән интервьда хәбәр итте.
Инициатива кызларга ир-ат исемнәрен, ә малайларга хатын-кыз исемнәрен кушуны тыюга юнәлтелгән. Элегрәк, февральдә, Буцкая мондый закон проекты әзерләнү турында хәбәр иткән иде инде.
«Әлеге закон проекты тиз язылды, ә аннары без аның ничек эшли алуы турында уйлый башладык. Без әлегә таянып булырлык сүзлекләр тапмадык», — дип аңлатты Буцкая, эш нинди этапта булу турындагы сорауга җавап биреп.
Парламентарий сүзләренчә, мәсьәлә башта уйлаганга караганда катлаулырак булып чыккан: күп исемнәр тел һәм мәдәнияткә бәйле рәвештә ике гендерга да туры килә.
«Дәүләт Думасының мәдәният комитеты белән бергә бу сорауга җавап таба алырбыз дип өметләнәм. Бу бик катлаулы мәсьәлә: бер үк вакытта ир-ат исеме дә, хатын-кыз исеме дә булган исемнәр бар. Бер телдә ир-ат исеме, ә безнең телдә хатын-кыз исеме саналган исемнәр бар. Ләкин мин бу квестны үтә алачагыбызга ышанам», — диде Буцкая.
Аның сүзләренчә, закон проектының идеясе чын тормыштагы ситуация нигезендә барлыкка килгән.
«Бер очрак булды. Бер гаилә малай көткән, аңа Кирилл исемен сайлап куйган, ләкин кыз туган. Алар барыбер балага Кирилл дип исем кушкан. Закон буенча аларның моңа хокукы бар. Ә кыз бала алга таба Кирилл исеме белән ничек яшәр? Ксюша дип йөртерләр, дип өметләнәм. Тик сыйныф журналында ул барыбер ир-ат исеме белән язылган булачак», — дип сөйләде ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев