Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы Путиннан үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгаруны сорады

Конституция суды үзенең карарларында таянган халыкара йөкләмәләр инде актуальлеген югалтты, дигән фикердә депутат.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россия Президенты Владимир Путиннан РФ Конституция судының үлем җәзасына карата позициясен яңадан карауны башлап җибәрүен сорады. Сүз әлеге төр җәзага мораторийны гамәлдән чыгару турында бара, дип яза ТАСС.

«Сездән <...> үлем җәзасы рәвешендә җәза билгеләү һәм аны үтәүгә карата хокукый позицияне <...> яңадан бәяләү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», — дип язган парламентарий хатында.

Миронов илкүләм иминлеккә куркыныч янау шартларында террорчылыкка каршы тору механизмнарын яңадан бәяләргә һәм суверенитетны һәм гражданнарның иминлеген яклау чараларын көчәйтергә кирәк, дип саный. Конституция суды үзенең карарларында таянган халыкара йөкләмәләр инде актуальлеген югалтты, дигән фикердә депутат.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев