Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы физик затлар кеременә салымны арттыру турындагы законны кабул итте

Ул соңгы укылышта кабул ителде.

Бүген, 10 июльдә, РФ Дәүләт Думасы шул исәптән физик затлар кеременә салым буенча прогрессив шкала кертүне күздә тоткан салым системасын җайга салып бетерү турындагы законны өченче, соңгы укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Салымның 13 процентлы база ставкасы 2,4 миллион сумга кадәрге еллык керем өчен сакланачак. 15 процентлы ставка — елына 5 миллион сумга кадәрге керем, 18 процент — 20 миллион сумга кадәрге керем, 20 процентлы ставка 50 миллион сумга кадәрге керем өчен каралган. Моннан зуррак керемнәргә иң югары ставка (22 процент) буенча салым салыначак.

Арттырылган салым бөтен суммадан түгел, ә тиешле чиктән арткан суммадан алыначак. Үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның түләүләренә кагылмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев