Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин озын гомерле ике түбәнкамалыны Өлкәннәр көне белән котлады

Айдар Метшин ветеранга бүләкләр тапшырды һәм аның белән әңгәмә корды.

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин озын гомерле ике түбәнкамалыны Өлкәннәр көне белән котлады.

Ул башта педагогик хезмәт ветераны Әнәс Хәсәнов өенә килде. Гомеренең 40 елын мәгарифкә багышлаган укытучы хәзер дә яшь чагындагы кебек шат күңелле, уңай карашлы кеше. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда эшләгән. 

1950 елда Әнәс Хәсәнов педагогия училищесын, соңрак институтны тәмамлый. Шуннан соң ул туган авылына кайта һәм 22 ел мәктәптә эшли. 1972 елда исә гаиләсе белән Түбән Камага күчеп килә, анда төзелеш оешмасында парторг, ә соңрак — 1 нче эшче яшьләр мәктәбе директоры булып эшли. 

Айдар Метшин ветеранга бүләкләр тапшырды һәм аның белән әңгәмә корды.

Котлаулар һәм бүләкләре белән депутат тагын бер тыл хезмәтчәне — Мария Ильинична Закирова янына да барды. Быел аңа 94 яшь тулган. Гомере буе трамвай йөртүче булып эшләгән. 

Бу көнне депутат «Өченче буын университеты»нда да мәртәбәле кунак булды. Айдар Метшин анда студентларны һәм укытучыларны котларга килде. Озакламый биредә яңа, инде унбишенче уку елы башлана. Элеккечә төрле юнәлештәге тугыз факультет эшли. 

Пенсия яшендәге кешеләр белемгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә торган саен ныграк тартыла. Быел яңадан «парта артына утырырга» теләүчеләр саны 1600дән артып киткән. Пенсионерлар өчен бу яңа белем алу мөмкинлеге генә түгел, дәресләр аларга дуслар табарга һәм кешеләр белән ешрак аралашырга ярдәм итә

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев