Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасы бердәм дәүләт имтиханын бетерү турындагы закон проектын караячак

Июнь аенда ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП партияләреннән парламентарийлар Дәүләт Думасына югарыда аталган закон проектын кертте.

Дәүләт Думасы октябрьдә бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турындагы закон проектын беренче укылышта карарга тели. Бу хакта Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова белдерде, дип яза «РИА Новости».

Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты БДИны төп гомуми һәм урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә алыштырачак норманы билгели. Ягъни, укучыларның белемнәре барыбер тикшереләчәк, әмма ул дәүләт имтиханнары формасында эшләнәчәк.

Искәртик, июнь аенда ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП партияләреннән парламентарийлар Дәүләт Думасына югарыда аталган закон проектын кертте. Түбән палата аны кабул итә калса, ул 2025 елның 1 гыйнварыннан ук үз көченә керергә мөмкин.

Әлеге закон гамәлгә кертелгәнче тапшырылган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел гамәлдә булачак, аларны бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча югары уку йортларына кабул иткәндә керү сынаулары буларак караячаклар.

Закон проектының инициаторлары билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр БДИ аркасында ешрак үз-үзенә кул сала башлаган. Шулай ук БДИны оештыру — дәүләт өчен шактый чыгымлы әйбер, диелә аңлатма язуында. Шул ук вакытта әти-әниләр дә репетиторларга күп акча сарыф итә.

БДИны бетерү өчен тагын бер сәбәп — чыгарылыш сыйныф укучысының иҗади потенциалын ачу мөмкинлеге булмау.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев