Дәрәҗәле бүләкләргә лаек булдылар
«Выборы. ФМ» яшьләр сайлау форумында җиңгән яшь татарстанлылар арасында якташларыбыз да бар.
Түбән Кама муниципаль районының яшь сайлаучылар клубы рәисе, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы юридик факультетының 3 курс студенты Диана Ильязарова һәм Чаллы шәһәренең 2055 нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Рәис Шәкүров «Выборы. ФМ» яшьләр сайлау форумының дәрәҗәле бүләкләренә лаек булдылар. Аларны бүләкләү тантанасы РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова катнашында узды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев: «Выборы. ФМ» форумында катнашучыларның һәркайсы Россия Сайлау системасы үсешенә зур өлеш кертте. Бигрәк тә безнең Диана белән Раис аерылып торды. Аларны лаеклы җиңүләре белән котлыйм, яхшы нәтиҗәләре өчен чын күңелдән горурланам!«, — диде.
Диана Ильязарова кергән команда ятим балаларны (балалар йортларыннан чыгучыларны) сайлау процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итте. Рәис Шәкүров төркеме исә «ИнформУИК» проектында катнашучы сайлау комиссияләре әгъзалары өчен цифрлы кушымта эшләү инициативасы белән чыкты.
Фәрид Гыйльманов, Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе
Фотода: Диана Ильязарова һәм Рәис Шәкүров / Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев