Чын мәгънәсендә халык ансамбле
«Талир тәңкә» ансамбленә — 25 ел. Ансамбль үзенең чирек гасырлык юбилеен шактый танылган, зур уңышларга ирешкән коллектив буларак каршы ала.
1998 елны шәһәребезнең хезмәт ветераны Зөлфия апа Сәгыйтова, үзе кебек лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарының буш вакытларын файдалы да, күңелле дә итеп үткәрүне максат итеп, «Әйдәгез, таныш булыйк» исемле ял кичәләре үткәрә башлый. Авыл клубларында халкыбызның кичке уеннарын уйнап үскән, 18-20 яшеннән Түбән Кама төзелешендә күп еллар тырыш хезмәт куйган ветераннарның күңеленә бик хуш килә бу кичәләр. Лаеклы ялда булып, бер-берсе белән аралашу, күңелләрне күтәрү, алга таба яшәү өчен илһам өстәүче бу кичәләргә бик теләп йөри алар. «Җитәкче тапсак, без әле хор да оештырачакбыз», — дигән максат белән яна башлый Зөлфия апа. 1999 елның март аенда уздырылган чараларның берсендә ул Клара Дәүләтова белән күрешеп, шушы хыялы белән уртаклаша.
«Луч» клубында башланып киткән беренче репетицияләр өч, ун кешедән торса, озакламый анда йөрүчеләр саны 25 тән артып китә. Югары музыкаль белемле, тәҗрибәле педагог Клара Баян кызы җитәкчелегендәге хор әкренләп «Луч» клубында, шәһәрнең ишегалды клубларында, мәктәпләрдә чыгыш ясый башлый.
Татар халкының фольклор уеннарын яхшы белгән Клара Дәүләтова халкыбызның уеннары, бию-хәрәкәтләре үрнәгендә җырлы-биюле композицияләр куеп, репертуарын тагын да баета. Хорга «Талир тәңкә» ансамбле дип исем дә куша ул. Кыска вакыт эчендә профессиональ хорларга тиңләшерлек дәрәҗәгә үсеп җитә коллектив.
1999 елның сентябрендә шәһәр мәдәният бүлеге урынбасары Әлфия Гыйльмиева фатыйхасы белән ансамбль мәдәният йорты карамагына алына. Катнашучылар саны инде 40 тан да артып китә. «Корабельная роща», «Зәңгәр күл», Чаллы шәһәренең һәм шулай ук «Ижминводы» санаторияләрендә узган чыгышлар аларның күңелләрен тагы да үстереп җибәрә. Җәмгыятькә кирәк икәнлекләрен тоеп, иҗат дөньясында кайнап, үзара аралашып, халык хуплавыннан тагы да канатланып яшиләр ансамбль артистлары.
2001 елдан «Талир тәңкә» ансамбле халык иҗаты йорты карамагына күчерелә. Баянчы итеп Илюс Гарапов алына. Иҗади төркем бик күп шәһәр һәм республика, бөтенроссия фестиваль-бәйгеләрендә югары дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була.
2008 елда ансамбльгә баянчы итеп ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюр Гайнемөхәммәтов чакырыла. Республика күләмендәге җиңүләре һәм халык фольклорын актив пропагандалаудагы хезмәтләре өчен 2010 елда талир тәңкәлеләр «Халык ансамбле» исеменә лаек була.
2012 елда Клара Дәүләтова ансамбльне Флюр Гайнемөхәммәтов кулына тапшыра. Бүгенгә кадәр ул монда җитәкче дә, баянчы да булып тора.
Ансамбль елдан-ел үз осталыгын арттыра гына бара. 2010, 2014 елларда «Талир тәңкә» артистлары Иске Казан «Түгәрәк уен» бөтенроссия фестивале лауреаты исеменә лаек була, 2015, 2016 елларда Азнакайда «Чатыртау» фестивале лауреаты була. 2017 елда республика хор коллективлары бәйгесендә ансамбль 2 урынны яулый. 2022 елда Ижау шәһәрендә узган «Уйна гармун» бәйгесендә, шулай ук быел республикакүләм «Казан сөлгесе» конкурсында 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә ирешә «Талир тәңкә»леләр. 2024 елдагы җиңүләр әле аның белән генә чикләнми.
«Талир тәңкә»гә ел саен яңа талантлы җырчы-биючеләр өстәлеп тора. Ансамбльгә, оешкан көненнән башлап, бүгенгә кадәр йөрүче артистлар да бар әле.
Элекке традицияләрне дәвам итеп, инде менә 25 ел дәвамында мәктәпләрдә, уку йортларында, авылларда, халкыбызның уеннарын, җырбиюләрен яшь буынга күрсәтә, хәйрия концертлары куя, шәһәркүләм чараларны, төрле бәйгеләрне дә калдырмый ансамбль.
Җырчы, биючеләребезгә киләчәктә тагы зур үрләр яулауларын, яңа казанышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Гөлназ Җаббарова
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев