Чын ир-ат яуда сынала
Шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, М. Шолохов исемендәге Халыкара премия лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм башка күп бүләкләр иясе Ринат Мөхәммәдиевкә багышланган «Шанлы шәхесләребезгә таяныйк» дигән очрашу узды. Бу шулай ук түбәнкамалыларга язучының «Партизан Зәки Нури» романын тәкъдир итү кичәсе дә иде.
Фотода: язучы Ринат Мөхәммәдиев һәм кичәне алып баручы Гүзәлия Гыйбадуллина
Көтеп алынган очрашу
Язманың башында шуны искәртү урынлы булыр: Түбән Кама китапханәләр системасында бу ел «Әдәбият һәм сәнгать елы» дип игълан ителде. Әлбәттә, ел дәвамында күп кенә әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар планлаштырылган. Һәм аның беренчесе танылган язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашудан башланды.
Хәтерем ялгышмаса, моннан 2 ел чамасы элек Ринат Сафа улы Түбән Камага килеп, китапханәнең нәкъ менә шушы зур залында китап сөючеләр белән бик күркәм иҗат кичәсе уздырган иде. Ул чакта зал тутырып килгән матур әдәбият яратучылар, Ринат абыйның иҗатына мөкиббән кешеләр, язучыны йотлыгып тыңлап утырдылар, ахырдан күпсанлы сораулар бирделәр.
Соңыннан «Туган як» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, Ринат абый чын күңеленнән: «Түбән Камага шактыйдан килмәгән идем. Биредә ачык күңелле кешеләр яшәгәнен яхшы беләм. Очрашу бик җылы булды, күңелемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды», – дип әйткән иде. Белүемчә, ул чакта кичәгә килгән түбәнкамалылар да очрашуны ошатты. Әле шактый вакыт бу хакта искә төшереп сөйләшүчеләр булды…
Һәм менә чираттагы очрашу. Залда шулай ук халык күп. Китапханә – ул язучы белән укучыны кавыштыра торган урын. Кайчак, гәрчә язучының әсәре кат-кат укылган булса да, аның шәхсән үзе белән очрашу барышында укучы китапка кермәгән тагын әллә никадәр яңалык ишетә. Чөнки иҗат – бер урында сөрсеп ятучы күл түгел, ә һаман яңа юллар ерып, челтерәп агучы чишмә. Китапта язылмыйча калып та, язучының күңелендә сакланган бик күп өстәмә кызыклы хәлләр дә автор белән очрашу вакытында ачыла. Мондый чаралар әнә шул ягы белән кадерле дә.
Батыр партизанга багышлап
Очрашуга Ринат абый үзенең узган ел гына дөнья күргән «Партизан Зәки Нури» дигән китабын алып килгән. Бу ел республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак игълан ителгәнлектән, Бөек Ватан сугышында батырлык үрнәкләре күрсәткән шәхесләребезне искә алу бик урынлы. Зәки Нури әдәбият сөючеләргә язучы, журналист буларак таныш булса, Ринат Мөхәммәдиев әлеге китапта аны бөтенләй икенче яктан ачкан. Ул Бөек Ватан сугышы чорында фашист илбасарларын куркуга салган батыр партизан да булган икән! Аның «Бух-бух Андрей» дигән исемен ишетү генә дә фашистларны куркуга сала торган булган. Ни өчен Зәки түгел, ә Андрей? Язучы китапта аның серен бик яхшы төшендереп биргән.
Әйдәгез, Ринат абыйның үзе сөйләгәннәре буенча китапның кыскача эчтәлегенә тукталыйк. Зәки Нуретдинов (Нури) 1941 елның язында армиягә алына. Озак та үтмичә сугыш башлана, һәм Белоруссиядә хезмәт итүче Зәкигә илебезгә фашист илбасарлары һөҗүм иткән беренче көннәрдән үк ут эченә керергә туры килә. Камалышта кала, яралана, әсирлеккә төшә. Ләкин ул анда да тик ятмый. Бер төркем әсир белән сөйләшенеп, качу оештыра. Тик фашистлар эзәрлекләгән вакытта кабат авыр яралана. Җирле патриотлар, аңсыз яткан Зәкине табып, дәвалап, аякка бастыралар, партизаннар отрядына кушылырга ярдәм итәләр. Һәм ул ике елдан артык Белоруссия урманнарында, партизан отрядлары берләшмәсенең легендар җитәкчесе Заслонов карамагындагы партизаннар составында фашистларга каршы көрәшә.
Дөрес, аны анда Зәки дип түгел, ә Андрей буларак беләләр. «Бух-бух» дигән кушамат тагулары да юкка түгел: Зәки фашистларның поездларын, алар карамагындагы юлларны шартлату белән шөгыльләнә, һәм бу эштә үзенең кыюлыгы һәм тәвәккәллеге белән партизаннар арасында дан казана. Алар хәтта үзләренең шартлаткыч запаслары беткәч тә югалып калмыйлар, дошманнарның снаряд запасларын табып, алардан шартлаткыч ясап, фашистларның үзләренә каршы корал итеп файдаланалар.
Зәки Нуриның кыюлыгы партизаннар берләшмәсе командирының игътибарыннан читтә калмый, һәм аңа бик җаваплы вазифа йөклиләр – ул разведка отряды командиры итеп билгеләнә. Аның тагын бер батырлыгы – фашистларның көнчыгыш фронты белән Берлиндагы югары командованиене тоташтырган элемтәне өзү операциясе була. Әлеге операцияне оештырган һәм җентекле планын эшләгән кеше дә «бух-бух Андрей» – Зәки Нури. Соңыннан архив мәгълүматлары буенча, партизаннарның әлеге кыю операциясе нәтиҗәсендә фашистларның бик кирәкле стратегик планнарын үти алмыйча калулары мәгълүм була…
Олы хөрмәт билгесе
Ринат абый Мөхәммәдиев данлыклы партизан турында шушы кадәр мәгълүматны каян белгән соң? Югыйсә шәхеснең холкын, аңа гына хас сыйфатларны белү һәм аны укучыны ышандырырлык итеп бәян итү, гәрчә әсәр «әдәби-документаль» булса да, зур җаваплылык та сорый бит әле. Баксаң, Зәки Нури 1964–1971 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшләгән, ә Ринат абый аның урынбасары булган икән. Соңыннан Зәки Нури 1971–1974 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп билгеләнгәч тә, алар шактый еллар янәшә торып эшләгәннәр.
Әйе, Зәки Нури кыю партизан гына түгел, ә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе дә булган бит. Ринат Мөхәммәдиев очрашуда әнә шул вакытлар турында да сөйләде. Ул шулай ук Зәки Нури биографиясеннән моңарчы билгеле булмаган фактларны да искә төшерде. Шунысы аеруча кызыклы: ул сөйләгәннәрнең кайберләре китапта бөтенләй юк.
Әлбәттә, күп еллар янәшә торып эшләгән кешеләр төрле шартларда сынала. Икесе дә баһадир гәүдәле бу ике ир-егет үзләренең физик көчләре белән генә түгел, рухи асыллары белән дә үзара туры килгәндер. Шулай булмаганда, Ринат абыйның һәр сүзендә, фикерендә яшь буенча да, дәрәҗәсе буенча да өлкән хезмәттәшенең якты рухына карата хөрмәт яңгырар идеме?! «Ул беркайчан да үзен зурга куймады. Һәркем белән гади аңлашты. Иң авыр чакларда да ул шаян сүзләр әйтү мөмкинлеге таба иде. Шулай итеп, үзенә дә төшенкелеккә төшәргә ирек бирмәде. Башкаларның да күңелен күтәрә белде», – дип искә ала язучы…
Ринат Мөхәммәдиев күп вакыйгаларны роман героеның үз авызыннан ишеткән булса, шактыен архивлардан эзләнеп тапкан. Зәки Нуриның авылдашлары белән очрашкан, туганнары белән сөйләшкән. Романның сюжет сызыгында укучының күңелен җәлеп итә торган тагын бер тармак бар. Зәки Нуриның авылдашы, аның беренче мәхәббәте Хәдичә турында истәлекләргә язучы китапта киң урын биргән. Зәки фашистлар тоткынлыгында да, Белоруссия урманнарында партизанлык итеп йөргәндә дә, сөйгәне Хәдичә үзен армиягә озатканда бүләк итеп биргән кулъяулыгын күкрәк кесәсендә саклый. Ләкин бер-берсен өзелеп сөйгән бу парга барыбер бергә булырга язмаган... Шулай да Зәки Нури үзен хөрмәт итеп яши торган пар таба. Ул – Зәкине Белоруссия сазлыгыннан табып, тәрбияләгән, яраларын дәвалап аякка бастырган көрәштәше, белорус кызы Валентина. Сүз уңаеннан, аның партизанлыкта йөргәндәге Андрей исемен дә Валентина кушкан була. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: беренче уллары тугач, аңа барыбер Андрей дип исем кушулары турында да әйтте Ринат Мөхәммәдиев…
Йомгаклау сүзе
Бу кыска гына язмамда китапның эчтәлеген сөйләп чыгуны максат итеп куймадым. Шулай да үзем тетрәнеп укыган кайбер урыннарын бәян иттем. Әлбәттә, очрашуда булганнар Ринат абыйның «Партизан Зәки Нури» дигән китабын, әлегә укымаган булсалар, укымыйча калмаслар. Чөнки язучы китапханәгә дистәләп китабын бүләк итеп бирде. Алай гына да түгел, ул һәркемнең күңелендә кызыксыну да уятты, китапны укып чыгу өчен оеткы салды.
Очрашу ахырында әлеге кичәне матур итеп алып барган Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллинага язучы: «Сез минем турыда үземә караганда да күбрәк беләсез бугай», – дип куйды. Сүзләр шаярып әйтелгән булса да, бу инде алып баручының язучының иҗатын һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнгәнен күрсәтеп тора.
Кичәгә килгән кунаклар арасында Республика Милли китапханәсе хезмәткәре Зәйнәп Әбүгалим кызы, шәһәребезнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм аксакаллар шурасы әгъзалары, яшьләр һәм күпсанлы әдәбият сөючеләр катнашты. «Илһам» ансамбле җырчылары Рөстәм Мортазин һәм Миләүшә Нуруллина чыгышы кичәгә ямь өстәде.
Соңыннан, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова барлык китап сөюче түбәнкамалылар исеменнән Ринат Мөхәммәдиевкә рәхмәт белдерде. Киләсе очрашулар артык көттермәсен дип, очрашуларның дәвамлы булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев