«Чыгып киттек Арчага...»
Арчаны татар әдәбиятының бишеге дип атыйлар.
«Арча якларына карыйм, дустым Арча ягында», — дип җырлыйлармы әле? Ә безнең, җыр сүзләрен әз генә үзгәртеп, дуслар Арча ягында, диясебез килә. Чөнки милләтебезгә бик күп мәшһүр ул-кызлар бүләк иткән төбәктә дусларыбыз тагын да ишәйде.
Арчаны татар әдәбиятының бишеге дип атыйлар. Һәм бу аңлашыла да: мәшһүр Тукаебыз туган як бит ул! Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Сибгат Хәким, Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү... Эчә торган суларының бер-бер хикмәте, сере бармы, һавасы үзгәме — татар халкына бу кадәр язучы, сәнгать әһеле тәрбияләгән төбәк Татарстанда, белмим, тагын бармы икән?!
Ә Арчага баруыбызның төп сәбәбе язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктәге музее белән якыннан танышу булды. Аны үз күзләребез белән күреп кайту теләгебез быел тормышка ашарга насыйп булган икән. Музей җитәкчесе Халидә Габидуллинага рәхмәт: язучы белән бәйле истәлекләрне бөртекләп җыеп, мирасын күз карасыдай саклаучы, үз эшенә мәҗнүндәй гашыйк бу ханым күңелләрбездә соклану хисе уятты.
Музей 2000 елдан бирле эшли. Әдип үзе исән чагында ук, аны туган нигеземдә төзесәгез иде, дип васыять итеп калдырган. Музейны М. Мәһдиев туып үскән йорт биләмәсенә салганнар.
Агач бина бусагасын атлап керүгә, безне Мөхәммәт абыйның портреты каршы алды. Түргәрәк үтәбез. Халидә апа экспонатлар белән таныштыра. Ә алар арасында ниләр генә юк: монысы — яшүсмер Мөхәммәтнең үз куллары белән ясаган, Арча педагогия училищесында укыганда йөрткән агач чемоданы, әтисе Сөнгатулла абыйның шәхси тамга уелган мәчет таягы, бал кыргычы, әнисе Рәбига апаның документлар саклаган тартмачыгы, күн читекләре, комганы... Әдипнең язу машинасын, эш өстәлен, китап шкафын да күрергә мөмкин. Музей җитәкчесенең һәр сүзен йөрәгебез аша үткәреп, күңелләребезгә сеңдереп калырга тырышабыз.
Халидә апа — авыл тарихын саклаучы да. Озак еллар дәвамында бер гаепсезгә «халык дошманы» исемен күтәреп йөргән авылдашларының истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барган тынгы белмәс изге җан. Авылдашлары турында газетажурналларда дөнья күргән язмаларын бергә туплап, китап итеп тә бастырып чыгарган. Алар арасында Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең геройлары да бар. Әдипнең китапларында телгә алынган топонимик атамаларны барлап, аларның тарихын өйрәнгән, урнашкан урыннарын күрсәтеп, карта да төзегән. Без килгәндә "Мәһдиев укулары«на әзерләнеп йөри иде. Быел ул тугызынчы тапкыр үткәреләчәк. Анда күрше-тирә районнардан мәктәп укучылары һәм укытучылары да катнаша икән. Шулай да Мөхәммәт Мәһдиев кебек олпат шәхескә багышланган мондый чараларның киләчәктә, район чикләрен үтеп, республика күләмендә уздырылырга тиешлеге бәхәссез!
Икенче тукталышыбыз күрше Сикертән авылында булды. Гөберчәк белән Сикертән арасы өч чакрымга да тулмый. Ике авыл халкы гомер-гомергә дустату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгән. Татар халкына танылган драматург Галиәсгар Камалны бүләк иткән сала бу. Шунысы кызык: барлык чыганакларда язучының туган урыны дип Казан шәһәре күрсәтелә. Тик күптән түгел архивта мәгърифәтченең метрикә кәгазе табылган һәм анда Сикертән мулласы кулы белән Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдиновның 1878 елның 25 декабрендә (яңа стиль белән 1879 елның 6 гыйнвары — быел драматург тууга 145 ел) Сикертән авылында тууы турында язылган. Әлеге документның күчермәсе бүген язучының туган авылындагы музеенда саклана. Драматург үзен ни өчен Казанда тудым дип әйтте икән? «Иҗтимагый хәл катлаулы заманда шулай дип яздыру хәерлерәк булгандыр инде. Ни дисәң дә, авыл мужигына караганда, Казан кешесенә игътибар күбрәк булган бит», — ди музей җитәкчесе Диләрә Нуриева.
Райондагы иң яшь музейларның берсе ул. Ачылганына нибары дүрт кенә ел икән. Туган авылларында Г. Камал рухын саклаучы шундый матур бина ачылу белән сикертәнлеләр якташлары Шәйдулла Сәлаховка һәм аның бертуганы Миңнерадил абыйга бурычлы. Аларның матди ярдәме белән төзелгән ул.
Чыннан да, туган ягында әдипне онытмыйлар, хөрмәтләп, зурлап яшиләр. Музей каршында бюстын урнаштырганнар, туган нигезенә таш куйганнар. Драматургның шәхси әйберләрен табарга җиңел булмаса да, бу мәсьәләне дә уңышлы гына хәл иткәннәр. Экспонатлар арасында тегү машинасын күрү гаҗәбрәк тоелды. «Г. Камал оста тегүче дә булган бит әле! Артистларга костюмнар теккән. Аның менә дигән рәссам булуы, спектакльләргә афишалар ясавы да билгеле», — дип сөйләде Диләрә.
Арча хәтле Арчага килгәч, «Казан арты» музеена да керми китә алмадык.
Сүз уңаеннан: югарыда телгән алынган музейларның икесе дә «Казан арты» музее филиаллары булып санала. Ике катлы бинаның берничә залына төбәкнең гаҗәеп бай тарихы сыйган. Ә алар белән безне Миләүшә Заһидуллина таныштырды. Хезмәттәше Альбина Тәхавиева кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты. Тагын очрашырга насыйп булсын, дип саубуллаштык алар белән.
«Мондый сәфәрләр рухи дөньябызны баетырга күпме азык, көч һәм илһам бирә! Үз казаныңда гына кайнап ятмыйча, башкаларның эш тәҗрибәсен өйрәнү, кызыклы кешеләр белән аралашу, яңа мәгълүмат туплау белем сандыгын баета, осталыкны чарлый, күзаллауны киңәйтә. Китапханәчеләр өчен мондый очрашулар бигрәк тә кирәк. Онытыла барган китап уку культурасын торгызу өчен ниләр генә эшләргә туры килми хәзер. Кызыклы китап тәкъдим итегез әле, дип килүчене әсәрнең эчтәлеген сөйләп кенә кызыксындырып булмаганлыгы көн кебек ачык. Әсәр авторы тормышыннан кызыклы фактлар сөйләсәң, я булмаса аның язылу тарихы белән таныштырсаң, күзләрендә очкын кабына», — диде сәфәрдән кайткач Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев