Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Читтә калырга ярамый

«Минем позывной миңа башка егеттән күчте», — дип елмайды «Каен» кушаматлы Илфат.

Ул диванда утыра иде, идәндә кызы уйный, ират аңардан күзен алмыйча сөйләде. Ул берничә ай элек махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан. 

Туганнарым горурлыгы 
Взвод командиры аңа бу позывнойны үзе биргән икән: «Ул хезмәт иткән егетләр арасында шундый ук позывнойлы бер солдат бар иде. Безнең взвод оешып беткәч, командир миңа карады да, шунда ук миңа: «Син «Каен» булачаксың!» — диде. Ул егетнең кая киткәнен мин белмим. Исәнсау өенә кайтып киткәндер дип өметләнәм». 

Узган ел Илфат Россия мәнфәгатьләрен якларга дип үзенең дуслары артыннан хәрби хезмәткә китте. Озак уйланулар, контрактка кул кую, берничә көн җыеннар — һәм менә ул инде десант-штурм дивизиясе солдаты. «Бергә үскән егетләр барысы да шунда киттеләр. Мин читтә калырга теләмәдем, патриотлык хисе тик утырырга бирмәде. Хатыным белән сөйләштем дә, китеп бардым. Монда мин йөк автомобильләре йөртүчесе булып эшләдем. Контракт төзегәч, штурм ротасының ут ярдәме йөртүчесе булдым», — дип сөйләде Илфат. Ире хәрби хезмәткә киткәндә, хатыны, тугыз айлык йөкле иде, ике кызы үсеп килә. Шуңа да карамастан, иренең ихтыярына каршы килмәгән, киресенчә, аны хуплаган. Илфат Казанга китеп барган көнне, аның хатыны бала табарга дип хастаханәгә яткан, ирен үзе озата алмаган шул. «Хатыным өчен бик борчылган идем, өч бала белән берүзе ничек яшәр, авырлыкларны җиңеп чыга алырмы? Ләкин барысы да яхшы булды, ул үзенең никадәр көчле хатын-кыз булуын күрсәтте. Балалар киенгән һәм ашатылган, өйдә чиста, бар вактытын аларны тәрбияләүгә багышлый. Кызларым да булыша. Мин үз гаиләм белән горурланам һәм аларны бик яратам», — дип елмаеп куйды түбәнкамалы һәм сөйләвен дәвам итте. Яраны ул сугыш кирәк-яракларын ташу вакытында алган, аларны юлда дрон куып тоткан. «Каен» каты контузияләнгән. «Безне хастаханәгә яткыздылар. Савыкканнан соң, психологлар килде, тест үткәрделәр. Бер айдан соң миңа Ульяновскидагы даими урынга китәргә куштылар. Ә анда инде минем бүтән хезмәт итә алмаячагымны әйттеләр. Алган ярам эзен калдырды — вакыты-вакыты белән хәтерем югала. Командир миңа приказ бирергә мөмкин, ә мин аның турында онытып, хезмәттәшләремне куркыныч астына куярга мөмкин, шуңа күрә миңа өйгә кайтырга куштылар», — дип аңлатты «Каен». 

Аңа хезмәттәшләреннән аерылу бик авыр булды, иптәшләрен ташлап китәргә теләмәде. Севастополь госпиталендә ятканнан соң, ул янә Ульяновскига китеп барды. «Мине өйдә шатланып, җылы каршы алдылар. Туганнарым, хатыным, әнием, балаларым — барысы да минем белән горурлана. Алар беренче көннәрдә минем янымнан бөтенләй китмәде. Олы кызым хәзер дә мәктәптән соң тизрәк күрешү өчен өйгә йөгерә», — диде солдат һәм хезмәттәшләрен бик сагынуын өстәде. Алар әле дә мөмкин булганча аралаша. Ир-ат аларга бүләкләр җибәрү өчен посылка җыя башлаган: «Аларда төп әйберләрдән барысы да бар, алар киенгән, тамаклары тук. Ләкин кайчагында өйдән нәрсәдер, шәхси көнкүреш вак-төякләре кирәк була. Егетләр исемлек җибәрделәр, тиздән посылка җибәрермен». Илфат сөйләвенчә, аның гаиләсе барлык тиешле ташламаларны алган: «Балалар бакчага бушлай йөри, кызым мәктәптә ашый. Транспортта да бушлай йөрибез. Хезмәт иткәндә дә акчасын вакытында алдым, бернинди тоткарлыклар булмады. Безнең зур гаиләбез өчен бу бик яхшы финанс ярдәме булды». Хәзер Илфат махсус хәрби операциясе ветераннары советында тора. Шәһәрдә сугышчылар, аларның туганнары һәм балалары җыелачак патриотик клуб оештырырга хыяллана. Гаиләләр белән очрашулар уздырырга, үсеп килүче буынга патриотизм дәресләре бирергә планлаштыра. 

Утызынчы китте 
Шул ук вакытта тыл үзенең актив эшен дәвам итә. «Гуманитарка. Татарстан» махсус хәрби операция зонасына утызынчы автомобильне — УАЗ җибәрде. Ул Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Андрей Павлович Мишинга багышланган, ират хатыны белән хезмәт итүче егетләребезгә актив ярдәм итә торган булган. Ул быел вафат булды. Гаиләсе әтиләрен җирләүгә алган барлык акчаларга машина сатып алган. «Автомобиль «Палыч» исемен йөртә, чөнки минем әтине дуслары шулай дип атыйлар иде. Махсус хәрби операция башлангач, әти шундук читтә калмаячагын хәл итте. Бер ел эчендә безнең гаилә исеменнән инде икенче машина җибәрелә », — дип сөйләде Андрей Мишинның кызы Роза Князева. «Ролис» автокомплексы хезмәткәрләре машинаны ремонтлаганнар һәм озатуга әзерләгәннәр. Җитәкчеләр Ромик һәм Сурэн Авдоян Россиянең җиңүенә үз өлешләрен кертә алуларына бик шат: «Бүген халык һәм армия бердәм, тыл фронтка ярдәм итә. Без егетләр белән шалтыратышабыз, хәлләрен белешеп торабыз. Сугышчыларыбыз белән бердәм булганда, без — көч һәм җиңү һичшиксез безнең кулда булачак, дип әйтәсе килә!». 

Машинаны «Бурбон» һәм «Вжик» позывнойлы сугышчылар алып китте. «Бурбонны» Түбән Камадан 2022 елда мобилизацияләгәннәр. Хәзер ул беренче славян артиллерия бригадасында хезмәт итә. «Бу гаиләгә зур рәхмәт. Безгә еш кына Түбән Камадан гына түгел, бөтен республикадан гуманитар ярдәм җибәрәләр. Азык — төлек, җылы әйберләр, балаларыбыздан хатлар — болар барысы да күңелне җылыта һәм безгә ярдәм итә», — дип сөйләде ир-ат.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев