Чит картадан 34 мең сум акча тоткан түбәнкамалы шартлы срокка хөкем ителде
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Түбән Кама кешесе чит кешенең банк картасыннан акча урлаган өчен шартлы срокка хөкем ителде.
Гыйнварда ир-ат чит кешенең картасын таба һәм аннан 34 мең сумга якын акча тота. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе («Урлау») буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Кама шәһәр суды гаепләнүчене гаепле дип таныды, 1 елга ирегеннән мәхрүм итүне шартлы рәвештә шундый ук сынау срогы белән билгеләде, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев