Чистай полициясе элек хөкем ителгән кешедән гашишның зур партиясен тартып алган
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Чистайда полиция элек хөкем ителгән кешедән гашишның зур партиясен тартып алган. Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тентү барышында 46 яшьлек ир-атның фатирында фаразланганча наркотик матдә тапкан. Экспертиза аның гомуми авырлыгы 19,4 грамм булган гашиш наркотик матдәсе булуын раслады.
Әлеге факт буенча тикшерүче тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча («Наркотик чараларны законсыз сатып алу, саклау, йөртү») җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча җәза өч елга кадәр иректән мәхрүм итү, мәҗбүри эш, төзәтү эшләре яки ирекне чикләүгә китерергә мөмкин. Тоткарланучының моңа кадәр дә шундый төр җинаятьләр өчен тоткарланган булуы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев