Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Чиплаштыру: әлегә этләр...

Яңа елдан этләрне мәҗбүри теркәү башланды.

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан, этләрне мәҗбүри теркәү кертелде. Түбән Камада да керештеләр бу эшкә. Бер ай эчендә Дәүләт ветеринария клиникасында 40 тан артык эт теркәү узган. 

Этләрне мәҗбүри теркәү, иң беренче чиратта, сукбай этләр проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Икенче яктан, бу адым өйләрендә эт асраучы кешеләрнең дүртаяклы дусларына карата җаваплылыгын арттыру өчен эшләнә. Хәер, бу ике мәсьәлә дә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Сер түгел, эт асраудан туеп, аны урамга чыгарып җибәргән хуҗалар юк түгел.

Кабул ителгән карарның тагын бер уңай ягы — эт югалган очракта, аның хуҗасын табу эше күпкә җиңеләя. Шулай ук, әгәр дә кемнең дә булса эте кешене тешләсә, кемнән сорау алырга, кемне җавапка тартырга кирәк икәнлеге аерымачык билгеле булачак. 

Түбән Каманың Дәүләт ветеринария клиникасында этләрне рәсми теркәү эше ел башыннан ук алып барыла. Бу процедураны 40 тан артык хайван үткән. Мәҗбүри теркәү ике этаптан тора. Беренчесе — этне чиплаштыру, икенчесе — хайванны дәүләт системасында теркәү.

Чип махсус шприц ярдәмендә тире астына кертелә. Ветеринария участогы мөдире Николай Тугашев сүзләренә караганда, бу эшне башкарганчы этне тикшерәләр, әгәр ул сау-сәламәт икән, чип кертергә була. Процедура авыртусыз уза, ди табиб. 

Әлеге чипның үзенең уникаль номеры бар. Аны махсус җайланма ярдәмендә укып була. Шушы номер, эт һәм аның хуҗасы турындагы информация ветеринария өлкәсендәге Федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелә. Шулай итеп, «Хорриот» дип исемләнгән әлеге системада этнең кушаматы, яше, җенесе, токымы, төсе, яшәү урыны, хуҗасының контактлары турындагы мәгълүмат сакланачак. 

Мәҗбүри теркәү өйдә, йортта, яки хуҗалыкта яшәүче барлык этләргә дә кагыла. Монда токым да, хайванның зурлыгы да, яше дә мөһим түгел. Яңа туган этләр өч ай тулганчы теркәлергә тиеш. Әгәр дә йорт хайваны бу яшьтән олырак икән, аны сатып алганнан соң 30 көн эчендә теркәү мөһим. 

Әйтергә кирәк, чип кертү процедурасы түләүле. «Түбән Кама ветеринария идарәсендә чип үзе 150 сум тора, аны урнаштыру 100 сумга төшә. Эт хуҗалары башка җирдән сатып алынган чип белән дә килә ала. Без аны хайванга кертәчәкбез. Әгәр дә эт инде чиплаштырылган икән, безгә документлар белән килеп, аны теркәп кенә китә аласыз, бу түләүсез булачак. Иң мөһиме — мәгълүматны базада теркәү», — ди Түбән Кама шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе баш табибы Илназ Әһлиуллин. 

Чиплаштыру процедурасын эт хуҗалары үзләре теләгән ветеринария клиникасында да үтә алалар. Ләкин шәхси ветклиникаларда бу күпкә кыйбаткарак төшәргә мөмкин. «Хорриот» системасында теркәлү өчен дә барыбер Дәүләт ветклиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. 

Районда яшәүчеләргә исә теркәлү һәм чиплаштыру өчен шәһәргә килеп йөрү кирәкми. Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре язгы эш кысаларында, хуҗалыкларда асралучы хайваннарга прививка ясау белән беррәттән, этләрне чиплаштыру һәм теркәү эшен алып барачаклар, дип аңлатты Илназ Әһлиуллин.

Этләрне теркәү һәм чиплаштыру өчен хуҗаның паспорты, ИНН, СНИЛС, шулай ук хайванның ветеринар паспорты кирәк булачак. 

Бүгенге вакытта рәсми теркәү һәм чиплаштырудан баш тартучыларны җавапка тарту каралмаган. Ләкин ветеринария идарәсе бу сорауга бәйле закон проекты өстендә эшли инде.

Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев