Чаллы риелторы Албина Созоновага мошенниклык сериясе өчен 10 ел колония билгеләнде
Созонова клиентларга кызыктыргыч түбән бәядән торак вәгъдә иткән, әмма ахыр чиктә чаллылылар фатирсыз калган.
Яр Чаллы суды риелтор Албина Гладковага (Созонова) карата шау-шулы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Хатын-кызны зур һәм аеруча зур күләмдә мошенниклыкның 166 эпизодында гаепле дип таптылар, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.
Созонова клиентларга кызыктыргыч түбән бәядән торак вәгъдә иткән, әмма ахыр чиктә чаллылылар фатирсыз калган. «Респект» күчемсез милек агентлыгы хуҗасының махинацияләре аркасында йөзләрчә кеше фатирсыз кала, зыян 200 млн сумнан артык тәшкил итә. Созонованың махинацияләре аркасында балалы гаиләләр һәм пенсионерлар йорт-җирсез кала.
2020 елның мартында Созонованы СИЗОга җибәрәләр. Җинаять эше Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Баш Тикшерү идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Тикшерү идарәсе, шәһәр прокуратурасы җитәкчелегенә аерым контрольгә алына.
Башта эш 170 мошенниклык эпизодын исәпләгән. Әмма суд Созонованы аның катнашы булмау һәм җинаять составы булмау сәбәпле дүрт җинаятьтә гаепсез дип таный.
Бүген суд Албина Созонованы гомуми режимлы төзәтү колониясендә 10 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Моннан тыш, суд реабилитациягә хокукны, шул исәптән җинаять эзәрлекләве белән бәйле зыянны каплау хокукын таныды.
Моннан тыш, зыян күрүчеләрнең гражданлык дәгъвалары канәгатьләндерелде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм дәгъва белдерелергә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев