Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел түбәнкамалылар «Үлемсез автополк» акциясендә катнаша ала

Быел Түбән Камада, Россиянең барлык шәһәрләрендәге кебек үк, «Үлемсез полк» йөреше булмаячак.

Традицион «Үлемсез полк» йөреше урынына Түбән Кама халкына хәтер акциясенең башка төрендә катнашырга тәкъдим ителә.

Шәһәр-район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов быел Түбән Камада, Россиянең барлык шәһәрләрендәге кебек үк, «Үлемсез полк» йөреше булмаячагын искәртте. Мондый карар иминлек максатларында кабул ителде.

Әмма Җиңү көнендә дә, бәйрәм алдыннан да шәһәр халкы геройларны башка ысул белән искә алырга мөмкин: портретларны, шоферга комачауламаслык итеп, автомобильләрнең арткы пыялаларына эчке яктан беркетергә була.

Ветераннарның портретларын шулай ук хезмәт һәм җәмәгать транспортында урнаштырырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев