Быел Түбән Кама районы мәктәп лагерьларында 9 меңнән артык бала ял иткән
Лагерьларда тәҗрибәле педагоглар тарафыннан эшләнгән тәрбия эше буенча программалар гамәлгә ашырылган.
2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Түбән Кама районының мәктәп яны, стационар һәм палаткалы лагерьларында 9631 бала ял иткән.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләргә бушлай юлламалар бирелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча идарәсе начальнигы Фәрит Шәяхмәтов сөйләде.
Лагерьларда тәҗрибәле педагоглар тарафыннан эшләнгән тәрбия эше буенча программалар гамәлгә ашырылган. «Ватанны саклаучылар елы» на багышланган тематик чаралар комплексы һәм «Беренчеләр хәрәкәте» белән уртак чаралар үткәрелгән.
Тагын якынча 1,3 мең юллама көзге-кышкы чорда гамәлгә ашырылачак. Сменаларны «Юность», «Чайка» һәм «Кама Артегы» лагерьларында уздыру планлаштырыла.
Моннан тыш, җәйге чорда яшүсмерләрне һәм яшьләрне эшкә урнаштыру оештырылган: 2 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент файдалы хезмәткә җәлеп ителгән. Балалар шәһәр предприятиеләренә, хезмәт һәм ял лагерьларына һәм Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары штабы аша башка төбәкләрдә оешмаларга эшкә урнаштырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев