Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Быел Түбән Кама районында 3 меңгә якын бала балалар бакчасына барачак

Барлыгы быел 2,9 меңнән артык баланы кабул итү планлаштырыла.

Гадәттәгечә, Түбән Кама районында балалар бакчаларын комплектлау 1 июньдә башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы быел 2,9 меңнән артык баланы кабул итү планлаштырыла, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.

Бакчага кабул итүдә өстенлек өч яшьтән өлкәнрәк балаларга бирелә. Алардан соң — 1 ноябрьгә 2 яшь һәм аннан да олырак булган балалар. Калган урыннар — 1 яшьтән 2 яшькә кадәрге балалар өчен.

Балалар бакчасын 1 майга кадәр сайларга киңәш ителә. Кабул итү сораулары буенча шәһәрлеләр МФЦга түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Мәктәп бульвары, 2а (33 нче тәрәзә ), дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 8дән 17 сәгатькә кадәр, җомга көнне — 7дән 16га кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 43-13-63.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев