Быел Россиядә май бәйрәмнәре кыска булачак
Киләсе елда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләр 247 көн эшләячәк.
2026 елда май бәйрәмнәре озын Яңа ел каникуллары аркасында өч көнгә кыскартылачак. Бу турыда киләсе елга җитештерү календаре дәлилли, дип яза РИА Новости.
Бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карар нигезендә, россиялеләр 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк. Кыска май бәйрәмнәре Яңа елда россиялеләрнең 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр ял итәчәге белән бәйле, диелә хәбәрдә.
Киләсе елда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләр 247 көн эшләячәк. Ял һәм бәйрәм көннәре, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган көннәр 118 булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев