Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бүре» позывнойлы хәрби: «Ватан хакына хезмәт итү һәм туганнарың куркынычсызлыкта икәнен белү — иң яхшы бүләк»

Хатыны аның белән горурлана, аны үз иленең герое һәм чын патриоты дип саный.

Улы да әтисенең батырлыгына соклана: аның турында мәктәптә, ишегалдындагы дусларына сөйли. «Минем әти — герой!» — ди ул, башын горур күтәреп. 

Үз көченә таянып 
«Хатыным белән әрләшкән чакта, мин кайнарланып, контрактка кул куярга барам, дидем. Ул ышанмады, ләкин мин эштән соң икенче көнне үк военкоматка юл тоттым», — дип сөйләде 217 нче полкта хезмәт итүче позывное «Бүре» булган рядовой. Контракт төзегәннән соң солдат өенә кайта, ләкин үз теләген тормышка ашыруы турында сөйләргә ашыкмый. Хатыны нәкъ менә шул вакытта балалары белән поликлиникага җыена һәм аларның документларын эзли башлый. Ул аларны иренең сумкасында таба, шунда ук хезмәт итү турындагы кәгазьләр дә ята торган була. 

Моңа кадәр 29 яшьлек ират армиядә хезмәт итмәгән, әмма махсус хәрби операция зонасына баруының дөреслегенә ныклы ышаныч белән китә. Курку да, шикшөбһә дә юк, бары тик үз көченә ышаныч кына була анда. "Бүре«нең әнисе өч ел элек вафат булган, әтисе аның хәрби хезмәткә китүе турында берничә атна узгач кына белә. Шуңа күрә озату һәм борчылуларның бөтен авырлыгы хатыны Айсинәнең нәфис җилкәсенә төшә. 

«Мин шок хәлендә идем. Китмәскә үгетләдем, ирем өчен курку тынгылык бирмәде. Соңыннан тынычландым, ул бит Ватанны сакларга китә», — дип искә ала ул көннәрне хатыны. Барлык кирәкле документларны җыюга һәм әзерләнүгә нибары бер атна вакыт китә. 2023 елның тугызынчы сентябрендә «Бүре» юлга чыга. Ул Авдеевкада хезмәт итә, анда яралана да. «Без окопта утырганда, дрон очканын күрдек. Йөгереп чыктык, күрше землянкага кереп ышыкландык, шул вакытта шартлау тавышы яңгырады. Бераздан яңадан дошман снарядлары тавышын ишеттек. Шулай килеп чыкты, иптәшләрем бер урында ышыкландылар, ә мин окопларның берсенә кереп урнаштым. Башымны күтәрсәм, дрон өстә. Урыннан торгач, миңа нәрсәнеңдер бәрелүен сиздем, ул снаряд ыргыткан икән. Аркам, аягым, билемнең аскы өлеше җәрәхәтләнде», — дип сөйләде рядовой.

Яраланган сугышчы Ростов госпиталенә эләгә. Операциядән соң көчләрен торгызган арада, аның телефонының батареясы утыра. Шул сәбәпле, туганнары белән ике атна элемтәгә керү мөмкинлеге булмаган. Ул 14 көнне Айсинә коты очып искә ала: «Мин аңа бертуктаусыз шалтыраттым да шалтыраттым, ә ул трубкасын ала алмаган икән. Мин хәтта аның хезмәттәшләренә дә шалтыраттым. Алар тынычландырдылар, барысы да яхшы булачак, диделәр. Иптәше аның белән бер госпитальгә эләккән булган. Иремнең яралануы турында миңа ул сөйләде». 

Туганнарның куркынычсызлыгы — иң яхшы бүләк 
Аягына баскач, «Бүре» сәламәтлеген ныгытырга өенә кайтып китә. Түбән Камага юл тотуы турында беркемгә дә сөйләми, туганнарына сюрприз ясарга уйлый. Ләкин Татарстанның матур болыннарын күргәч, сугышчының йөрәге түзми, ул хатынына шалтыратып, өенә кайтып баруын хәбәр итә. «Моны ишеткәч, минем өчен вакыт бик акрын бара башлаган кебек булды, мин аның белән очрашуга ашкындым. Поезд тимер юл вокзалына кичке алтыда гына килергә тиеш иде, ә мин сәгать өчтә үк перронда басып, юллардан күземне алмадым. Һаман еладым да еладым, йөрәгем дөп-дөп тибә иде», — дип уртаклашты Айсинә. 

Контракт буенча хезмәт итү түбәнкамалыга финанс тотрыклылыгы гына түгел, гаилә өчен ташламалар да китерә. Алар хәзер хатыны белән өч бала үстерәләр: бер малай һәм ике кыз. Сабыйлары балалар бакчасына бушлай йөри, ә уллары — мәктәптә туклана, поликлиникаларда бөтен гаилә өчен кабул итүләр чираттан тыш уза. «Бу хәрбиләрнең гаиләләре өчен бик яхшы ярдәм. Ватан хакына хезмәт итү һәм туганнарың куркынычсызлыкта икәнен белү — иң яхшы бүләк», — дип сөйләде ир-ат. 

Ватаннан ярдәм 
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде. 2 сентябрьдән ул 2 миллион сумны тәшкил итә. 

* Акчалата тәэмин итү: 400 000 — сум бер мәртәбә (2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә). 

Бер мәртәбә 1 300 000 — сум (Татарстан Республикасы).

Махсус хәрби операциясе зонасында: аена 210 000 сумнан (хәрби званиегә, вазифага һәм хезмәт елларына карап) бер мәртәбә 300 000 сумга кадәр (Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәр округлары)).

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын чираттан тыш медицина тикшерүе, түләүсез психологик ярдәм, МО исәбеннән ипотека системасы аша тиз арада торак алу мөмкинлеге, урта махсус белем бирү учреждениеләренә беренче чиратта кабул итү, югары уку йортларында бюджетта укыту, югары уку йортларында түләүле уку рәвешеннән бюджетка күчерү каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен пенялардан азат итү, социаль түләүләргә керем салымыннан азат итү, күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү, мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча кичектерү, ташламалы автокредитлау да бар.

Татарстан Республикасында контрактчылар өчен региональ түләүләр, хәрбиләрнең үзләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм рәвешендә аерым шартлар гамәлдә. 

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә махсуслаштырылган үзәкләр, шулай ук муниципаль берәмлектәге барлык хәрби комиссариатлар сайлап ала. Үзәкләрдә эшләүчеләр һәр гражданинга индивидуаль якын килү принцибына таянып эш итәләр: түләүләр, ташламалар, гаиләләргә ярдәм турында федераль һәм төбәк законнарын аңлаталар, документлар җыярга һәм рәсмиләштерергә булышалар, «яшел коридор» буйлап медицина тикшерүен талоннарсыз һәм чиратларсыз узуны оештыралар. 

Хезмәткә 18 яшь тулган ир-атлар чакырыла. Махсус шартларда хатын-кызлар, шулай ук 65 яшькә кадәрге ир-атлар белән контракт төзү мөмкин, аларда кирәкле хәрби белгечлек һәм чит ил гражданнары булганда да. РФ Хәрби Көчләре сафларында ашыгыч хезмәт үтмәгән яшь егетләр дә контрактчы булырга мөмкин. Бу очракта контракт буенча хезмәт чакырылыш буенча хезмәтне алыштыра. 

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары: 
— 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ял оештыруга юлламалар, пенсионерлар өчен шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар;
— 1-11 сыйныф укучыларына һәм урта махсус белем алучы студентларга ике тапкыр түләүсез кайнар ашату; 
— Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатйортларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә кабул итүнең өстенлекле хокукы;
— Мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм контрактчыларга Татарстан дәүләт казнасын тәшкил итә торган мөлкәтне арендага алган өчен түләүләрне мобилизация срогына һәм өстәмә рәвештә 90 көнгә кичектерергә мөмкин (дәваланган очракта срокны озайтырга мөмкиннәр); 
— Участокка газ кертүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидияләр; 
— Мәшгульлек хезмәтләре беренче чиратта эшсез гаилә әгъзаларының бизнес-планнарын карый; 
— Эш бирүчеләргә мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр рәвешендә өстәмә социаль гарантияләр билгеләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын күрергә тәкъдим ителә.; 
— Өлкәннәр һәм I һәм II төркем инвалидлар өчен өйдә түләүсез социаль хезмәтләр күрсәтү; 
— Яңа туган балалы гаиләләргә кирәк-яраклары комплектлары бүләк ителә. 

* https://batyr-kazan. ru сайтыннан алынган мәгълүмат буенча

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев