Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләккә лаек булды

Михаил Мишустин Олег Морозовка I дәрәҗә П.А.Столыпин медален тапшырды.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовка хөкүмәтнең югары бүләген — I дәрәҗә П.А.Столыпин медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында узды. 

Бу медаль Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 26 маендагы 388 нче карары белән булдырылган. Бу югары бүләкне Олег Викторовичка илнең социальикътисади үсешенең стратегик бурычларын хәл итүдә, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең озак вакытлы проектларын гамәлгә ашыруда күрсәткән хезмәтләре өчен тапшыралар. 

Элегрәк бу югары бүләккә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм башка күренекле дәүләт эшлеклеләре лаек булган иде.
Фото шәхси архивтан

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев