Бүләк алу да, бирү дә рәхәт
Кайсыбыз гына кечкенә генә булса да бүләк алырга яратмый икән. Бүләк бирү кешегә хөрмәт күрсәтүне аңлата.
Әле өстәвенә, кирәкле әйбер дә булса!.. Шуңа күрә, без йолдызлыклар буенча Яңа елда кемгә нәрсә бүләк итәргә икәнлеген ачыкларга тырыштык.
Кучкарлар — табигате буенча лидерлар, алар бик актив һәм даими хәрәкәттә. Алар өчен теләсә нинди спорт инвентаре, организм өчен файдалы эчемлек ясарга өчен шейкер, фитнесбеләзек яки күнегүләргә йөрергә сертификат кебек файдалы аксессуарлар бик яхшы бүләк булачак.
Үгезбозаулар — тормышта кирәге чыгачак әйберләр генә яраталар. Аларга көнкүрештә файдалы бүләкләр ошаячак. Сувенирлар яки «для души» әйберләр бүләк итәргә кирәкми, ә менә функциональ техника, сыйфатлы савыт-саба һәм төрле кухня аксессуарлары аларны сокландырырга мөмкин.
Игезәкләр аралашучан, креатив, сәяхәтләр һәм яңа очрашулар, танышулар ярата. Алар бер урында сирәк утыра. Табигатьтә ял иткәндә яки походта кирәк булачак бүләкләргә игътибар итегез, мәсәлән, савыт-саба җыелмасы, җыелмалы мангал яки башка файдалы аксессуарлар.
Кыслага өйләрендә матурлык тудыручы әйберләр бик ошый. Картина, шәмнәр, бүлмә өчен брендлы ароматизаторлар җыелмасы бүләк итсәгез, ялгышмассыз. Йомшак җәймә, сыйфатлы урын-җир дә аларны сөендерәчәк.
Арысланга Spa -салонга сертификат бирсәгез, алар бәхеттән күкнең җиденче катында булачак. Үзләр ен матур әйберләр белән әйләндереп алу — лидер булырга яраткан арысланнарның аермалы үзенчәлеге.
Кызлар файдалы бүләкләр ярата. Тәртип яратучы Кызларга кызыклы предметлар яңа елга бик яхшы бүләк булачак.
Үлчәүләр — матур бокаллардан эчәргә һәм кыйммәтле савыт-сабадан ашарга ярата. Алар өйдәге һәр ашны ресторанныкына әйләндерә алалар. Матур сервировка, ашамлыкларны кызыклы тәкъдим итү — аларның төп сыйфаты.
Чаяннарга бүләк сайлау шактый авыр эш. Алар сюрпризлар ярата, шуңа парашют белән сикерү яки теләсә нинди башка авантюра бүләк итә аласыз. Сәламәтлекләрен җентекләп күзәтүче Чаяннарга файдалы үлән чәе яки бәлзәм дә урынлы булыр.
Укчылар күп вакытларын өйдән читтә үткәрәләр. Шул ук вакытта алар өчен өйдә тынычлык һәм матурлык булуы мөһим. Хуш исле аромадиффузор бүләк итегез, ул үзенә бертөрле атмосфера тудырачак һәм авыр хезмәт көненнән соң укчыны тынычландырачак.
Кәҗәмөгезләр актив һәм максатчан, бик төгәл кешеләр. Бүләк алыр алдыннан «Сиңа нәрсә бүләк итәргә?», — дип сорагыз. Ә сюрприз ясарга теләсәгез, оекбаш яки башмак тибындагы җылы әйберләр бүләк итегез.
Сукоярлар шугалак, кино, спектакль яки концертка билетны яратып кабул итәр. Бу ыгы-зыгыдан игътибарны читкә юнәлтәчәк һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итәчәк, бу еланга да күңелле булачак. Матур халат яки сөлге кебек кирәкярак та Сукоярларга ошарга тиеш.
Балыклар бу дөньяда яшәү кадерен белеп яши. Аларга баш өчен массажерлар, төрле ял итү әйберләре, Spa-җыелмалар, ванна өчен тоз хәтта Таро карталары һәм башка кызыклы әйберләр ошаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев