Түбән Камадан тагын 13 егет армиягә китте
Солдатларны туганнары һәм дуслары озатты.
Дүшәмбе, 2 июньдә, Түбән Кама хәрби комиссариаты язгы кампания кысаларында 13 егетне армиягә озатты. Егетләр коры җир гаскәрләрендә, укыту бүлекчәләрендә һәм Россия диңгез пехотасында армия хезмәтен узачак.
Солдатларны туганнары һәм дуслары озатты. Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков үгет-нәсыйхәт сүзләре әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев