Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Бүген Түбән Камада хәбәр итү системаларын планлы тикшерү уздырылды

Татарстанда сиреналар һәм тавыш көчәйткечләре яңгырады. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта, халыкка шулай хәбәр итәләр.

Бүген исә борчыларга сәбәп юк – белгечләр хәбәр итү системаларының эшчәнлеген тикшерделәр. Түбән Камада бер үк вакытта яңа комплексларны да сынадылар. 27 җайланма автомат рәвештә штат режимында эшләде. Якын арада тагын шундый 7 комплекс барлыкка киләчәк. Модернизация авыл җирлекләрен дә колачлаячак.

Көндезге тынлыкны сирена тавышы боза. Түбән Камада тавыш көчәйткечләре төгәл 10 сәгать кырык биш минутта кабызыла. Барлык 27 яңа җайланма да сигналны автомат рәвештә һәм штат режимында җибәрә. Тикшерү 4 минут бара.

Яңа комплекслар Республиканың автоматлаштырылган хәбәр итү системаларын модернизацияләү программасы ярдәмендә барлыкка килә. Март ахырына кадәр тагын 7 җайланма кайтарылачак. Икенче этап барышында Түбән Кама районының авыл җирлекләрен дә колачлау планлаштырыла.

«Сирена тавышы вакытында иң мөһиме – ачык урынны ташлап китү. Бу-якындагы сәүдә үзәкләре яки җир асты паркинглары».

Сирена тавышы ишетү белән телевизор яки радионы кабызырга кирәк. Мәгълүматны гаилә әгъзаләренә һәм күршеләргә җиткерү сорала – бу вакытта тынычлык саклау мөһим, ди белгечләр. Мондый тикшерүләр елга ике тапкыр – март һәм октябрь айларында үткәрелә. 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев