Бүген кич Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә
Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
12 июль кичендә Татарстанда һава шартлары начарлану көтелә. Шулай ук шимбә төнендә һәм көндез дә шундый һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Республика территориясендә җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Моннан тыш, көнчыгыш районнарда яшенле яңгыр көтелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев